Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сагындырды авылым (рингтон)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Сагындырды туып үскән авыл,
Туган якның назлы кочагы.
Кайтам әле ямьле язлар җиткәч,
Шау чәчәккә чумгач тау ягы.

Куш: Язгы кичтә җырлап узам әле,
Яшь чакларны искә төшереп.
Шомыртларын кочып, сиреннәрен үбеп,
Сөю хисләреннән исереп.

2. Дулкынлатып күңел пәрдәләрен
Язгы шаян җилләр уйнаклар.
Яшьлегемне эзләп китим әле
Кире кайтмаса да ул чаклар.

3. Йолдыз яуган урамнардан урап,
Гармун моңы йөри озатып.
Бикле күңелләргә керә үтеп,
Гомер узганнарны елатып.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Мәхәббәт ул назлы яңгыр кебек Сагыш- борчуларың юдыра. Кирәк икән шашкын хисләр белән Башкайларың тәмам җуйдыра. Кушымта: Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Бер тына да кабат давыллый. Йөрәкләрең генә түзеп торсын, Яралый да үзе дәвалый. 2. Мәхәббәтне аңлап булмый һич тә, Көтмәсәң дә килеп җитә ул. Чуалта да синең уйларыңны, Сиздермичә синнән китә ул. Кушымта: Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Бер тына да кабат давыллый. Йөрәкләрең генә түзеп торсын, Яралый да үзе дәвалый. 3. Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Гашыйк итә ике йөрәкне. Кавыштырса гашыйк йөрәкләрне, Димәк,ул мәхәббәт кирәкле.

  • Сандугач та парын тапмый, Талларга оя кормый. Мәхәббәт ул кабынырга Рөхсәт тә сорап тормый. Йөрәгемә-йөрәгемә, Син үзең килеп кердең. Көннәремне-көннәремне, Сөю назына төрдең. Каян таптын ачкычларын, Йөрәгемнең түренә. Икәү бергә төшеник без, Мәхәббәтнең серенә. Йөрәк үзе кабул итә, Үзенә тиң булганны. Әллә каян сизә бит ул, Дөрес белән ялганны.