Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Борлегэн»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Су буенда бөрлегән
пешкән, тулган, өлгергән
Мә, җаныем, авыз итче
Ах, тәмнәре бер дигән.

Кушымта:
Бөрлегән, бөрлегән
Җимешләре төрледән
Мәхәббәт ул ни дисәң дә
Йөрәктәге сер дигән

2. Төшикче су буена
Бөрлегәннәр коела
Нигә генә бу сөюләр
Тылсым булып тоела

Кушымта:
Бөрлегән, бөрлегән
Җимешләре төрледән
Мәхәббәт ул ни дисәң дә
Йөрәктәге сер дигән

3.Әйдә икәү җыярбыз, кышка җыеп куярбыз
Сөюләргә тугры калып, йөрәкләргә уярбыз

Другие песни исполнителя:

  • Озелде аралар, йорэктэ яралар, Янадан ялгарга нинди сон чара бар? Озелде аралар, йорэктэ яралар, Янадан ялгарга нинди сон чара бар? Еллар кергэн, еллар кергэн арага, Син аларга, син аларга карама. Шул ярату, шул ярату жанымны Алыштырмам янага. Озелде аралар, йорэктэ яралар, Озелде аралар, йорэктэ яралар.
  • Тормышымда ин зур бизэк Минем ике кызларым Бер берсенэ бик ошаган Ике сайрар кошларым Ходай биргэн бэхетлэрем Мэхэбэт жимешлэрем Ике кошым, ике алмам Кызларым йолдызларым Кызлар тормыш терэклэре Этей энейгэ якын Шулай булып хэр гайлэдэ Кызларга бик бай булсын Ходай биргэн бэхетлэрем Мэхэбэт жимешлэрем Ике кошым, ике алмам Кызларым йолдызларым Кызларыма хэр вакытта Исэнлек саулык телим Ана бэхетен тоярга Аларга насип булсын
  • Кил, бас яныма Дэрт кермэсме жаныма Миндэ чыгып биим микэн Бие, утырма Кил бас яныма, бир кулынны кулыма Биик эйдэ.. Бэйрэм хакына Бас бас эйдэ бас бер булмаса ике бас Баса баса безнен татар, ике тугел очне бас! Син яр, мин яр Без икебездэ бер пар Бэхет шатлык алып килсен безгэ язмышлар (2 тапкыр) Бас бас эйдэ бас бер булмаса ике бас Баса баса безнен татар, ике тугел очне бас! Син бар мин бар Арабызда бар Кем булсакта бу биюдэ хэммэбез дуслар Баса баса безнен татар ике тугел очне бас
  • Тормышның әлегә башы, Мәхәббәте мәңгелек. Матур җырлар белән бизик, Бүләк итик изгелек. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Яшьлекне бергә каршылап Бергә озатыр өчен Ешрак күрешик, дусларым, Үкенеч калмас өчен. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Аралар ерак булса да Сез дусларны сагынам, Бергә йөргән вакытларны Уйлап сезгә талпынам. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк.