Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Нигэ генэ (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Нишлим икән һаман сине оныта алмыйм,
Берничектә күңелемне юата алмыйм.
Нишлим икән,кая барыйм,кая китим,
Сер йомгагын кемгә генә икән сүтим.

Нигә болай,нигә болай булды икән,
Нигә генә сөю гөле сулды икән?
Кем гаепле,синме,минме,мәхәббәтме?
Нишләтергә газап булган мәхәббәтне?

Мең сорауга бер җавап юк,башым җитми,
Гашыйк булып йөргән чаклар уйдан китми,
Мәхәббәт ул әллә бәхет түгел микән?
Шул сорауга гына җавап бирче, иркәм

Другие песни исполнителя:

  • Йөрәгем ялгыз түгел, Төннәрем айсыз түгел, Син сөеклем, син җаным. Йөрәкне яндырасың, Үзең дә сагынасың, Син бәхетем, син ярым Гомерем син, син булганга җырлый күңелем, Көннәремнең бар яктысын сиңа бирермен. Йөрәгемдә кайтаваз бар сиңа бер сүзем, Күңелемнән чыкма минем мәхәббәт гөлем. Юлларны бизәрмен мин, Чәчәкләр өзәрмен мин, Син, сиңа диеп җаным Бәхетебез сүнмәсен һич , Юлыбыз бетмәсен һич, Мин, яныңда гел ярым
  • Гомерләрдә әле язмы, көзме? Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!.. Әйткән сүзем әллә хак түгелме? Яшәр көчне бирә ул бары! Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Исбат итәм диеп үз- үземне Яхшылыкка күңел омтыла. Тоя белеп гүзәл мизгелләрне, Йөрәкләрдә яңа җыр туа. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Тормыштагы кыен мизгелләрне Җиткермәскә кирәк упкынга... Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне, Кыенлыклар тагын онытыла. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары...
  • 1. Гашыйк булу гына житми Озелеп яратсын кунел Яратуны саклап яклап Калырга жинел тугел Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен 2. Парлы булу гына житми Арада сою булсын Парлар шул сою очен Гел дэ ут йотып торсын Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен 3.Ялгыз жаннар табышсыннар Гашиклар кавышсыннар Яратканнар мэнгелеккэ Тугры булып калсыннар Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен
  • Тормышымда ин зур бизэк Минем ике кызларым Бер берсенэ бик ошаган Ике сайрар кошларым Ходай биргэн бэхетлэрем Мэхэбэт жимешлэрем Ике кошым, ике алмам Кызларым йолдызларым Кызлар тормыш терэклэре Этей энейгэ якын Шулай булып хэр гайлэдэ Кызларга бик бай булсын Ходай биргэн бэхетлэрем Мэхэбэт жимешлэрем Ике кошым, ике алмам Кызларым йолдызларым Кызларыма хэр вакытта Исэнлек саулык телим Ана бэхетен тоярга Аларга насип булсын