Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Султаным (рингтон)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Премьера песни: 2019-09-12

Текст песни:

Текст песни не найден. Добавить?
Мы платим за добавление текста. Вам нужно авторизоваться, чтобы мы смогли вам заплатить
Отмена

Другие песни исполнителя:

  • Күзләребез күрешкәндә Ул нинди мизгел иде?!. Яшьнәде дә, йөрәкләрдә Уртак сер яшеренде. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде. Кинәт искә төшерәм дә, Йөрәкне яшен телә... Синең миңа килүеңне Ул шулай алдан белә. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде. Гашыйк булу бер күрүдә- Яшен ул йөрәкләрдә... Буйсынмыйча беркемгә дә, Мәхәббәт шулай килә. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде.
  • 1) Бер көн иде сине мин очраттым, Очкын салдың минем күңелемә. Шул чаклардан бирле гел син җаным, Уйларымда гел син, син генә. Кушымта: Булмый икән синсез яшәүләре, Йөрәгемдә тыңгы юк миңа. Һәрвакыт бул минем яннарымда Шул чакларда булам бәхетле. 2) Көннәр үтә, төннәре дә салкын, Өшегән җанымны эрет син. Булмас инде сине бер онытып, Очратканнан бирле уемда. 3) Узмасын гомерем синнән башка, Бирче Ходай бәхетле көннәр. Синсез үткән төннәредәй кебек Булмый икән синсез яшәүләр.
  • Бүләк булып барсын җырым Синең туган көнеңә, Ак теләкләр кушып бирәм Ак гөлләр бәйләменә. Син миңа һәрвакыт кирәк, Син янда чакта рәхәт. Бу дөньяга туган өчен, Булганың өчен рәхмәт! Тормыш гүзәл, яшәү бәхет, Белсәң генә кадерен. Югалтма бәхет-шатлыкның Сиңа килгән кадерен. Син миңа һәрвакыт кирәк, Син янда чакта рәхәт. Бу дөньяга туган өчен, Булганың өчен рәхмәт! Башлаган һәр яңа эшең Син теләгәнчә барсын, Гомереңнең һәрбер көне Туган көн кебек булсын.
  • 1. Очрагансың, бергенәм, Бәхет бүләк итәргә. Ачып күңел пәрдәсен, Ягымлы итеп дәштен: Кушымта: "Килче, килче яныма, Кулыңны бир кулыма, Мәңге син диеп яшәрмен, Нур сибеп юлларыңа." 2. Син күкләрнең йолдызы, Көннәремнең аязы. Назга тулып йөрәк тә, Кушылды синең көйгә. 3. Яшик әле куанып! Иң бәхетле пар булып! Мәңге-мәңге кипмәсен Сөюебез чишмәсе.
  • 1. Гашыйк булу гына житми Озелеп яратсын кунел Яратуны саклап яклап Калырга жинел тугел Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен 2. Парлы булу гына житми Арада сою булсын Парлар шул сою очен Гел дэ ут йотып торсын Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен 3.Ялгыз жаннар табышсыннар Гашиклар кавышсыннар Яратканнар мэнгелеккэ Тугры булып калсыннар Кушымта: Янсын мэхэббэт учагы Янсын берук сунмэсен Союегез чэчэк атсын Беркайчан сурелмэсен