Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сонгы шэм»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде,
Аерылыштык, җылы калмаган.
Мин синеке, син минеке булып,
Икебезгә яшәү язмаган.

Бәлки бер шакырсың ишегемне,
Газаплы да, көтү татлы да.
Авыр ялгызлыктан икебезгә
Бәхет назларына хакым бар.

Үкенечкә булган очрашу дип,
Ачу атмаек без үткәнгә.
Әрнүләрдән изге шәмнәремне
Кабызалмам синнән бүтәнгә.

Другие песни исполнителя:

  • Ак күл өсләрендә ак томаннар, Күтәрелә танңнар атканда. Сыгынып кайтам туган якларыма. Шомырт шаулап чачәк атканда. Яшьлегемә кайтам еллар аша, Тугайларга, якты күлләргә. Кубәләктәй очып, гөлләр кочып, Менәр өчен яшел үрләргә. Бугенгедәй истә үсмер чакта Суларыңда чумып уйнадым. Онытмам мин сине туган ягым, Төнбоеклы ак күл буйларын.
  • 1. Картаясы килми һичтэ Гомер килеп житсэ дэ Мэхэббэттэн янам коям Чэчлэргэ чал тошсэ дэ Кушымта: Житмешемдэ сиксэнемдэ Узарга язсын безгэ Охмажлар матур дисэлэр дэ Китэсе килми жирдэн Яшик эле бу жирдэ 2. Яшем алтмышта булса да Кунелем унсигездэ Яшик эле бергэ бергэ Мэхэббэт дингезендэ 3. Яшик эле бу донъянын Кадерен белеп кенэ Союлэрдэн янып коеп Бэгърем диеп кенэ Туксанымда йозлэремдэ Узарга язсын бергэ Охмажлар матур дисэлэр дэ Китэсе килми жирдэн Яшик эле бу жирдэ
  • Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Кайгыларым бетәр иде Сине күреп сөйләшсәм. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйлделгә басма салдым Каенын сайлап кына. Яннарына барыр идем Кош булып сайрап кына. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйделкәйне кичкәндә Җырлыйм ишкәк ишкәндә. Өзелә үзәк, яна йөрәк Җаныем искә төшкәндә. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйдел суы тирбәлә Уртасында сал булса. Суга салсаң, калкып чыгар, Безгә насыйп яр булса Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?
  • Саргаямын сагышлардан, Сәгать саен сагынам. Сиңа сәлам илтергә дип, Аккош канат кагына. Кушымта: Сандугачлар өзеп сайрый Минем сагышларымны. Барсыннар әле яныңа, Борма аккошларымны. Аккошлар сүзсез аңлаша, Их, син дә аңла, иркәм. Аккошлар тәрәзә кага, Ач тәрәзәңне иртән. Кушымта. Әйтергә генә кыймыйсың, Сөясең син дә, беләм. Сөюеңне язып җибәр, Аккош канаты белән
  • Җырлыйк Борай көйләренә, Без бит Борай яклары. Башкаемның ни уйларга Белми торган чаклары. Кулъяулыгым төшеп калды Борай болыннарында. Үземнең дә исем китә Болай булуларыма. Бара торгач бер утырдым Биек тау билләренә. Без түгел кошлар талпына Кайтырга илләренә. Урал тавы кайда диләр, Урал тавы күренми. Яшьлектәге саф мәхәббәт Нишләсәң дә сүрелми.