Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Сандугачлар озелеп сайрый»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Саргаямын сагышлардан,
Сәгать саен сагынам.
Сиңа сәлам илтергә дип,
Аккош канат кагына.

Кушымта:
Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Аккошлар сүзсез аңлаша,
Их, син дә аңла, иркәм.
Аккошлар тәрәзә кага,
Ач тәрәзәңне иртән.

Кушымта.

Әйтергә генә кыймыйсың,
Сөясең син дә, беләм.
Сөюеңне язып җибәр,
Аккош канаты белән

Другие песни исполнителя:

  • Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын.
  • Бер генә минутка, барсын да оныт та, Кил әле, кил әле яныма. Ягымлы карашың кояштай карасың Сагыштан әрнегән җаныма. Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам, Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?! Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем, Гел сиңа талпынды хисләрем. Син тере шатлыгым, тормышым маягы, Йолдыз син күңелем күгендә. Бик соңлап кайтсаң да, кайчан да, кайчан да, Урының йөрәгем түрендә.
  • 1. Картаясы килми һичтэ Гомер килеп житсэ дэ Мэхэббэттэн янам коям Чэчлэргэ чал тошсэ дэ Кушымта: Житмешемдэ сиксэнемдэ Узарга язсын безгэ Охмажлар матур дисэлэр дэ Китэсе килми жирдэн Яшик эле бу жирдэ 2. Яшем алтмышта булса да Кунелем унсигездэ Яшик эле бергэ бергэ Мэхэббэт дингезендэ 3. Яшик эле бу донъянын Кадерен белеп кенэ Союлэрдэн янып коеп Бэгърем диеп кенэ Туксанымда йозлэремдэ Узарга язсын бергэ Охмажлар матур дисэлэр дэ Китэсе килми жирдэн Яшик эле бу жирдэ