Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Ак кул»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Ак күл өсләрендә ак томаннар,
Күтәрелә танңнар атканда.
Сыгынып кайтам туган якларыма.
Шомырт шаулап чачәк атканда.

Яшьлегемә кайтам еллар аша,
Тугайларга, якты күлләргә.
Кубәләктәй очып, гөлләр кочып,
Менәр өчен яшел үрләргә.

Бугенгедәй истә үсмер чакта
Суларыңда чумып уйнадым.
Онытмам мин сине туган ягым,
Төнбоеклы ак күл буйларын.

Другие песни исполнителя:

  • Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде, Аерылыштык, җылы калмаган. Мин синеке, син минеке булып, Икебезгә яшәү язмаган. Бәлки бер шакырсың ишегемне, Газаплы да, көтү татлы да. Авыр ялгызлыктан икебезгә Бәхет назларына хакым бар. Үкенечкә булган очрашу дип, Ачу атмаек без үткәнгә. Әрнүләрдән изге шәмнәремне Кабызалмам синнән бүтәнгә.
  • Тормыш ул бит, бер карасан? Елмаеп колгэн кебек. Икенче яктан карасан?, Шэмнэре сунгэн кебек. Килэ ява, килэ ява Иялэшкэн бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут. Гол булсам, усэр идем лэ. Жил булсам, исэр идем, Алма булып, алларына Озелеп тошэр идем. Килэ ява, килэ ява Иялэшкэн бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут. Абау, Аллам, "уф" та димим – Уфтана димэсеннэр. Уфтанырга калган бу, дип Дошманнар килмэсеннэр. Килэ ява, килэ ява Иялэшкэн бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут.
  • Җырла, җырла дип әйтәсез, Сезгә нинди җыр кирәк? – 2р Сезнең өчен җыр җырларга Сандугач теле кирәк! Ай җаный, вай җаный, Сандугач теле кирәк. Уфа – Казан юлларының Баганалары чыршы. – 2р. Башларыңа моңнар төшсә Сез дә булырсыз җырчы. – 2р. Безнең урман куе урман, Карап үтәргә кирәк.-2р Җыр белмәгән, җыр сөймәгән Безнең якларда сирәк.-2р Әй май үтә, май үтә, Май үтә дә, җәй җитә.-2р Май үткәнгә кайгырмагыз, Безнең яшь гомер үтә.-2р.
  • Сау бул инде, дисең, сау бул инде, Йөрәккәем кинәт туктап куйды. Куллар инде кулдан аерылды, Ике канат, гүя каерылды. Ишеттеңме икән тавышымны? Мин көтәрмен һәр көн кавышуны. Бергә йөргән сукмакларга табынырмын, Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын. Салкын гына өздең араларны, Нинди сүзем сине яралады? Адымнарың йөрәк санап торды: — Аерылдык, — диде, — аерылды… Ишеттеңме икән тавышымны? Мин көтәрмен һәр көн кавышуны. Бергә йөргән сукмакларга табынырмын, Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.