Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Борай»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Җырлыйк Борай көйләренә,
Без бит Борай яклары.
Башкаемның ни уйларга
Белми торган чаклары.

Кулъяулыгым төшеп калды
Борай болыннарында.
Үземнең дә исем китә
Болай булуларыма.

Бара торгач бер утырдым
Биек тау билләренә.
Без түгел кошлар талпына
Кайтырга илләренә.

Урал тавы кайда диләр,
Урал тавы күренми.
Яшьлектәге саф мәхәббәт
Нишләсәң дә сүрелми.

Другие песни исполнителя:

  • Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын.
  • Ак сусарлар хәбәр бирә Судагы кондызларга. Мин сагынсам, айга карыйм, Син кара йолдызларга. Алларыма җыеп алдым Карурман миләүшәсен. Нурлы йөзләреңә карап, Бар микән серләшәсем?! Алтын ияр, атлас мендәр Килешә җирән кашкага. Мин сагынсам, чыгып карыйм Сайрый торган кошларга. Карурманга кергән чакта Карадым мин каерылып. Карамадым мин каерылып, Дустым калды аерылып.
  • Мин китэмен инде еракларга Туган ягым синнэн аерылып Туган ягым синнэн аерылып Сойгэнемне синдэ калдырып Зэнгэр томаннар артында Бик еракларда калсамда Мин жырлармын озлеп озлеп Туган ягым сине сагынып Йорэккэем эрнеп янганда. Бик сагындым сине туган ягым Тал тирэкле идел буйларын Жэйлэр житкэч шаулап уйный торган Ямле матур сабантуйларын Бер кайтасы иде туган якларга Ялан аяк йоргэн якларга Бер кайтасы иде яшлегемэ Тэуге мэхэббэтем янына.
  • Тормыш ул бит, бер карасан? Елмаеп колгэн кебек. Икенче яктан карасан?, Шэмнэре сунгэн кебек. Килэ ява, килэ ява Иялэшкэн бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут. Гол булсам, усэр идем лэ. Жил булсам, исэр идем, Алма булып, алларына Озелеп тошэр идем. Килэ ява, килэ ява Иялэшкэн бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут. Абау, Аллам, "уф" та димим – Уфтана димэсеннэр. Уфтанырга калган бу, дип Дошманнар килмэсеннэр. Килэ ява, килэ ява Иялэшкэн бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут.