Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Кайтуынны сагынырмын»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Сау бул инде, дисең, сау бул инде,
Йөрәккәем кинәт туктап куйды.
Куллар инде кулдан аерылды,
Ике канат, гүя каерылды.

Ишеттеңме икән тавышымны?
Мин көтәрмен һәр көн кавышуны.
Бергә йөргән сукмакларга табынырмын,
Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.

Салкын гына өздең араларны,
Нинди сүзем сине яралады?
Адымнарың йөрәк санап торды:
— Аерылдык, — диде, — аерылды…

Ишеттеңме икән тавышымны?
Мин көтәрмен һәр көн кавышуны.
Бергә йөргән сукмакларга табынырмын,
Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.

Другие песни исполнителя:

  • Җәйге кичтә чыгам болыннарга — Икәү генә йөргән җирләргә. Ул вакытлар калды, микәнни соң Инде сагынып кына сөйләргә?! Ул көннәр, ул көннәр Йөрәктә, йөрәктә. Яратып яшәве Кыен да, рәхәт тә. Җаннарыма шифа булыр төсле, Чишмәләргә карап моңлансам. Кавышуга булган өметләрем Яңаралар сине уйласам. Сагынып, зарыгып, Уйланам, моңланам. Кавышу көннәрен Күзаллап юанам. Ялгыз гына кичке болыннарда Йөрмәс идем эчем пошмаса. Йөрәгемдә янган утларымны Җырлап басыйм әле ичмасам. Уйлыймын мин сине Көнен дә, төнен дә. Иң якты йолдыз син Күңелем түрендә.
  • Җырлыйк Борай көйләренә, Без бит Борай яклары. Башкаемның ни уйларга Белми торган чаклары. Кулъяулыгым төшеп калды Борай болыннарында. Үземнең дә исем китә Болай булуларыма. Бара торгач бер утырдым Биек тау билләренә. Без түгел кошлар талпына Кайтырга илләренә. Урал тавы кайда диләр, Урал тавы күренми. Яшьлектәге саф мәхәббәт Нишләсәң дә сүрелми.
  • Идәнегез тигез икән, Фанер җәйдегезме әллә? Килдегез дә утырдыгыз, Тамыр җәйдегезме әллә?! Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле.2 рза Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле. 2 раза Беләзегем-йөзегем, Киярмен әле үзем. Ятка бирер ярларым юк, — Сөярмен әле үзем. Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле. Проигрыш Агыйделнең суы ага, Су астыннан ком ага. Матурлар чибәргә бара, — Мине кайсыгыз ала? Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле.
  • Юлда йөрсәм, никтер күңелем Яктыра матур уйлардан. Нинди серләр бардыр офыкта? — Чакыра әллә кайларга. Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә? Илем иркен, юллар киң, озын, Иге-чиге юк юлларның. Тели күңелем һәр кешенең Җирдә бәхетле булганын. Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә? Юлда йөрсәм, никтер күңелем Очар коштай канатлана. Әйтерсең лә балачагым Һәм яшьлегем кабатлана! Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә?