Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Уфа-Казан юллары»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк? – 2р
Сезнең өчен җыр җырларга
Сандугач теле кирәк!
Ай җаный, вай җаный,
Сандугач теле кирәк.

Уфа – Казан юлларының
Баганалары чыршы. – 2р.
Башларыңа моңнар төшсә
Сез дә булырсыз җырчы. – 2р.

Безнең урман куе урман,
Карап үтәргә кирәк.-2р
Җыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең якларда сирәк.-2р

Әй май үтә, май үтә,
Май үтә дә, җәй җитә.-2р
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.-2р.

Другие песни исполнителя:

  • 1)КУЛЫНДАГЫ ГАРМУНЫННЫН НИЧЭ ИКЭН ТОЙМЭСЕ? КУЗ КАРАШЛАРЫН СОЙКЕМЛЕ, КИЛЭ СИНЕ СОЯСЕ. ГАРМУНЫНЫН ТОЙМЭЛЭРЕН,НИЧЕК БЕЛЕП БАСАСЫН? ЭЛЛЭ ИНДЕ ОЯЛАСЫН, КЫЗЛАР КУРСЭН КАЧАСЫН. КУЛЫНДАГЫ ГАРМУНЫННЫ, НИК ОЗДЕРЕП УЙНЫЙСЫН? МАТУР КОЙЛЭР САЙЛЫЙ-САЙЛЫЙ, КЕМНЕ ГЕНЭ КУЗЛИСЕН? ГАРМУНЫНЫН ТОЙМЭЛЭРЕН,НИЧЕК БЕЛЕП БАСАСЫН? ЭЛЛЭ ИНДЕ ОЯЛАСЫН, КЫЗЛАР КУРСЭН КАЧАСЫН. КУЛЫНДАГЫ ГАРМУНЫНЫН, КАЕШЫ ЯНА ИКЭН. НИГЭ ИРКЭМ,СИНЕ УЙЛАП, ЙОРЭГЕМ ЯНА ИКЭН?
  • Сау бул инде, дисең, сау бул инде, Йөрәккәем кинәт туктап куйды. Куллар инде кулдан аерылды, Ике канат, гүя каерылды. Ишеттеңме икән тавышымны? Мин көтәрмен һәр көн кавышуны. Бергә йөргән сукмакларга табынырмын, Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын. Салкын гына өздең араларны, Нинди сүзем сине яралады? Адымнарың йөрәк санап торды: — Аерылдык, — диде, — аерылды… Ишеттеңме икән тавышымны? Мин көтәрмен һәр көн кавышуны. Бергә йөргән сукмакларга табынырмын, Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.
  • Юлда йөрсәм, никтер күңелем Яктыра матур уйлардан. Нинди серләр бардыр офыкта? — Чакыра әллә кайларга. Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә? Илем иркен, юллар киң, озын, Иге-чиге юк юлларның. Тели күңелем һәр кешенең Җирдә бәхетле булганын. Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә? Юлда йөрсәм, никтер күңелем Очар коштай канатлана. Әйтерсең лә балачагым Һәм яшьлегем кабатлана! Юлга чыксам, җырлап барам, Моң уяна йөрәкләрдә. Әллә сөйгән ярым көтә микән, Көтә бәхет дигән төбәкләрдә?
  • Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын.