Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Зэнгэр томаннар артында»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Мин китэмен инде еракларга
Туган ягым синнэн аерылып
Туган ягым синнэн аерылып
Сойгэнемне синдэ калдырып

Зэнгэр томаннар артында
Бик еракларда калсамда
Мин жырлармын озлеп озлеп
Туган ягым сине сагынып
Йорэккэем эрнеп янганда.

Бик сагындым сине туган ягым
Тал тирэкле идел буйларын
Жэйлэр житкэч шаулап уйный торган
Ямле матур сабантуйларын

Бер кайтасы иде туган якларга
Ялан аяк йоргэн якларга
Бер кайтасы иде яшлегемэ
Тэуге мэхэббэтем янына.

Другие песни исполнителя:

  • Җырлыйк Борай көйләренә, Без бит Борай яклары. Башкаемның ни уйларга Белми торган чаклары. Кулъяулыгым төшеп калды Борай болыннарында. Үземнең дә исем китә Болай булуларыма. Бара торгач бер утырдым Биек тау билләренә. Без түгел кошлар талпына Кайтырга илләренә. Урал тавы кайда диләр, Урал тавы күренми. Яшьлектәге саф мәхәббәт Нишләсәң дә сүрелми.
  • Ак сусарлар хәбәр бирә Судагы кондызларга. Мин сагынсам, айга карыйм, Син кара йолдызларга. Алларыма җыеп алдым Карурман миләүшәсен. Нурлы йөзләреңә карап, Бар микән серләшәсем?! Алтын ияр, атлас мендәр Килешә җирән кашкага. Мин сагынсам, чыгып карыйм Сайрый торган кошларга. Карурманга кергән чакта Карадым мин каерылып. Карамадым мин каерылып, Дустым калды аерылып.
  • Идәнегез тигез икән, Фанер җәйдегезме әллә? Килдегез дә утырдыгыз, Тамыр җәйдегезме әллә?! Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле.2 рза Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле. 2 раза Беләзегем-йөзегем, Киярмен әле үзем. Ятка бирер ярларым юк, — Сөярмен әле үзем. Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле. Проигрыш Агыйделнең суы ага, Су астыннан ком ага. Матурлар чибәргә бара, — Мине кайсыгыз ала? Сафия, кара әле, Алда гомер бар әле. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, Сөюче булыр әле.
  • Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде, Аерылыштык, җылы калмаган. Мин синеке, син минеке булып, Икебезгә яшәү язмаган. Бәлки бер шакырсың ишегемне, Газаплы да, көтү татлы да. Авыр ялгызлыктан икебезгә Бәхет назларына хакым бар. Үкенечкә булган очрашу дип, Ачу атмаек без үткәнгә. Әрнүләрдән изге шәмнәремне Кабызалмам синнән бүтәнгә.
  • Саргаямын сагышлардан, Сәгать саен сагынам. Сиңа сәлам илтергә дип, Аккош канат кагына. Кушымта: Сандугачлар өзеп сайрый Минем сагышларымны. Барсыннар әле яныңа, Борма аккошларымны. Аккошлар сүзсез аңлаша, Их, син дә аңла, иркәм. Аккошлар тәрәзә кага, Ач тәрәзәңне иртән. Кушымта. Әйтергә генә кыймыйсың, Сөясең син дә, беләм. Сөюеңне язып җибәр, Аккош канаты белән