Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Картуф»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Ак сусарлар хәбәр бирә
Судагы кондызларга.
Мин сагынсам, айга карыйм,
Син кара йолдызларга.

Алларыма җыеп алдым
Карурман миләүшәсен.
Нурлы йөзләреңә карап,
Бар микән серләшәсем?!

Алтын ияр, атлас мендәр
Килешә җирән кашкага.
Мин сагынсам, чыгып карыйм
Сайрый торган кошларга.

Карурманга кергән чакта
Карадым мин каерылып.
Карамадым мин каерылып,
Дустым калды аерылып.

Другие песни исполнителя:

  • Бер генә минутка, барсын да оныт та, Кил әле, кил әле яныма. Ягымлы карашың кояштай карасың Сагыштан әрнегән җаныма. Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам, Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?! Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем, Гел сиңа талпынды хисләрем. Син тере шатлыгым, тормышым маягы, Йолдыз син күңелем күгендә. Бик соңлап кайтсаң да, кайчан да, кайчан да, Урының йөрәгем түрендә.
  • Сау бул инде, дисең, сау бул инде, Йөрәккәем кинәт туктап куйды. Куллар инде кулдан аерылды, Ике канат, гүя каерылды. Ишеттеңме икән тавышымны? Мин көтәрмен һәр көн кавышуны. Бергә йөргән сукмакларга табынырмын, Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын. Салкын гына өздең араларны, Нинди сүзем сине яралады? Адымнарың йөрәк санап торды: — Аерылдык, — диде, — аерылды… Ишеттеңме икән тавышымны? Мин көтәрмен һәр көн кавышуны. Бергә йөргән сукмакларга табынырмын, Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.
  • Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын.