Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Ишет мине (тат)»
исполнителя Elvin Grey.
Скачать или слушать онлайн

Премьера песни: 2020-06-05

Текст песни:

«Ишет мине» (тат)

Припев:
Син белмисең, син белмисең генә
Күңел көндә, елый көндә шиңә.
Син белмисең, син белмисең генә.
Син күрмисең дә.

Син белмисең, син белмисең генә
Күңел көндә, елый көндә шиңә.
Син белмисең, син белмисең генә.
Ишет мине!

1. Көннәр болытлар төсле
Агыла һаман.
Сәгать телләре туктап
Бөтенләй дә тынган.
Канатландырган бары
Тәмен югалткан,
Төсләрен җуйган.

Беләсеңме, мин
Бик тә ялгыштым.
Акны, караны бутап
Адаштым.
Аңлыйсыңмы сине
Үзем югалттым
Ишет мине!

Припев: Тот же

2. Эзләп карадым
Дәвасын читтә.
Алар бит синең
Тик шәүләң генә.
Алар бит мине
Һич тә аңламый.
Юк, алар аңлымый.

Бу сагыш бетмәс
Борма юл сыман,
Күпме качсам да
Башына кайтам.
Беләсеңме, мин
Шундый арыдым.
Мин шундый арыдым.
Син ишет!

Припев: Тот же

Другие песни исполнителя:

  • Юлларыңнан узармын. Кулларымны сузармын. Бергә үтәрбез озын юлларны. Күзләремә кара син. Хисләремне аңла син. Икәү җырларбыз иң матур җырларны. Күзләреңнән үбәрмен. Чәчкәләргә күмәрмен. Гөлләр дә сула, сөю булмаса. Кояш йөрәгемдә. Аяз күңел күгемдә. Җаныкаем, синең һакта уйласам. Припев: Я встретил тебя - Субханаллах Увидел тебя - Альхамдулиллах Какая красивая - Машаллах Ты будешь моей - Ин ша Аллах. Ты встретил тебя - Субханаллах Увидел меня - Альхамдуллилах Какой хороший - Машаллах Мы будем с тобой - Ин ша Аллах. [Куплет 2]: Өметеңне аклармын. Ят күзләрдән саклармын. Яшәрбез икәү сөю илендә. Син мине яратканга. Мин сине яратканга. Бәхетле елмаям көнемдә-төнемдә. Күзләреңнән үбәрмен. Кочагыма күмәрмен. Гөлләр дә сула, сөю булмаса. Кояш йөрәгемдә. Аяз куңел күгемдә. Җаныкаем, синең һакта уйласам. Припев [x2]: Я встретил тебя - Субханаллах Увидел тебя - Альхамдулиллах Какая красивая - Машаллах Ты будешь моей - Ин ша Аллах. Ты встретил тебя - Субханаллах Увидел меня - Альхамдуллилах Какой хороший - Машаллах Мы будем с тобой - Ин ша Аллах.
  • АЙ-ЛИ, ҖАНАШЫМ 1)Керфегеңнән гөлләр тама, Күрсәм йөрәгем яна. Синең гүзәллекне күреп, Сандугачлар соклана. КУШЫМТА: Ай-ли, җанашым,ямансу, Күрешмәгән чакларда. Күзләрем гел юлларда да, Син яшәгән якларда. Күрешик тә,очрашыйк та, Бергә чакта көн ямьле. Икәү бергә булган чакта, Сөйләр сүзләр дә тәмле. Көттермә син озак килми, Моңсулатма күңелне. Мәхәббәткә алып кергән, Син соң үзең түгелме.
  • 1.Җаннарым өши салкыннан ниләр булды, дисеңме Күңелләрем мөлдерәмә шуны да сизмисеңме Припев: Китмә, янымда бул, китмә бик тә моңсу чакларым Ялкыннар өстәп дөрләтик сөюнең учакларын Китмә, янымда бул, китмә бик тә моңсу чакларым Ялкыннар өстәп дөрләтик сөюнең учакларын 2.Синең миңа карашларың үзгәргән күк тоела Нигә генә шикле уйлар керә минем уема