1 куплет:
Урамнарда карлар ява,
Мина рәхәт, күңелле!
Чөнки яңа ел бәйрәме,
Яңа ел көне!
Яңа уйлар, яңа уңыш,
Терәк булсын Ходабыз.
Өмет бердә ташламасын,
Юл булсын тигез!
припев:
Яңа ел, яна утлар!
Яңа ел, ява карлар!
Сау исән булыйк дуслар,
Иң якын дуслар!
Яңа ел, яна утлар!
Яңа ел, ява карлар!
Насыйп итсен туганнар
Очрашу күп еллар!
2 куплет:
Сәгәт унике тулганда
Дус-туганнар җыелган.
Дәүләт башлыгы эфирдан
Котлый ихластан!
Бүген бүләкләрне көтә
Һәр бала, һәр гаиләдә.
Күңел ачып бәйрәм итик,
Яңа ел килә! припев.
3 куплет:
Яңа ел - яңа җимеш,
Ак теләкләр телибез.
Бергә һаман булыйк,
Сау сәләмэт яшик!
припев.