Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни

Песня «Мэнгелек дан (дуэт Dj Radik)»
исполнителя Айрат Сафин.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Мәңгелек дан җиңү бәйрәменә
Мәңгелек дан җиңү көненә
Йөрәкләрдә сугыш хәтирәсе
Без сакларбыз аны мәңгегә
Җиңү килде туган илебезгә
Газаплары калды гөмергә

припев:
Сабый бала беркайчан да
Сугышларны күрмэсен
Билгесез солдат янында
Мәңгелек ут сүнмәсен!

Ачлык күрде газиз балалар
Ирсез-улсыз калды аналар
Өлгермичә әти дияргә дә
Ятим үсте купме балалар
Онытылмый сугыш яралары
Тирәнәя генә баралар припев.

Яуга киткән сөйгәнен сагынып
Япь-яшь кызлар җырлар чыгарды
Кайтмасада көтте бердән берен
Батырларча түзде, чыдады
Сөйгәненең соңгы язган хатын
Зур истәлек итеп саклады

Другие песни исполнителя:

  • Өйләнәм мин! Өйләнәм мин! Таптым сөйгән ярымны! Татар кызы, татар кызы Яулап алды җанымны! Татар кызы! Яулап алды җанымны! Өйләнәм мин! Таптым ярымны! Татар кызы! Яулап алды җанымны! Өйләнәм мин! Таптым ярымны! Үзе уңган, үзе булган, Укый белә уемны, Аның белән бергәләшеп Уздырырмын туемны! Татар кызы! Яулап алды җанымны! Өйләнәм мин! Таптым ярымны! Татар кызы! Яулап алды җанымны! Өйләнәм мин! Таптым ярымны! Булды! Җитте! Буйдак тормыш Хич, дусларым, туйдырды! Үзем дә бит, үзем дә бит Куып барам утызны! Алла бирсә кабызырмын Дуслар, гайлән учагын. Ә аннары бер-бер атлы Туар минем улларым!
  • Үсеп җиткән ни ара? Бүген бездә гөрләп туй бара! Матур эстәлләр корылган Дус-туганнар җыела! Бер-берендә серле күзләре Нурдай балкый йөзләре Күңелләрен җилкендерә Әче-әче сүзләре! Күз тимэсен пар Мәңге бергә булсыннар! припев: Ике йөрәк, ике яр, Икеседә гашыйклар! Вәгдә биреп, балдак киеп Канатланып очтылар! Мәхэббәтнен чәчәк атуы, Йөлдызларнын балкуы Ике йөрәк каршы ала Иртән таңнар атуы Бер-берендә серле күзләре Нурдай балкый йөзләре Күңелләрен җилкендерә Әче-әче сүзләре! Күз тимэсен пар Мәңге бергә булсыннар! припев. Дуслар-туганнар чын күңелдән котлыйлар Тормышларында гел булсын ак юллар Шундый матурлар, икеседэ гашыйклар Күз тимәсен пар, мәңге бергә булсыннар! Күз тимэсен пар Мәңге бергә булсыннар!