Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Яшьлек утлары (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Гомерләрдә әле язмы, көзме?
Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!..
Әйткән сүзем әллә хак түгелме?
Яшәр көчне бирә ул бары!

Яшьлектәге учакларның
Сүндермәек утларын!
Онытылмас ул чакларның
Кадерле минутлары...

Исбат итәм диеп үз- үземне
Яхшылыкка күңел омтыла.
Тоя белеп гүзәл мизгелләрне,
Йөрәкләрдә яңа җыр туа.

Яшьлектәге учакларның
Сүндермәек утларын!
Онытылмас ул чакларның
Кадерле минутлары...

Тормыштагы кыен мизгелләрне
Җиткермәскә кирәк упкынга...
Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне,
Кыенлыклар тагын он(ы)тыла.

Яшьлектәге учакларның
Сүндермәек утларын!
Онытылмас ул чакларның
Кадерле минутлары...

Другие песни исполнителя:

  • Гүзәл дөнья, серле дөнья, Дөнья түгәрәк!"- диләр. Дөньяның бар ямен тоя Парлашып яши кемнәр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Киң күңелгә бар да сыя, Яхшы булгач ниятләр. Парлы тормыш матурлана, Булса күркәм гадәтләр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Җырлар тыңлап кем моңлана?.. Ярсыз, парсыз күңелләр... Үз илендә ялгызлар да, Юк!.. Бәхетсез түгелләр! Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр!
  • Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска. Ул китә инде Донбасска, Сүз бирде ташламаска... Шакталарга син төшәрсең, Җырлап күңел итәрсең шул, Әгәр мине бик сагынсаң, Бик сагынсаң нишләрсең? Мартиннарның мичләрендә, Яна икән ташкүмер шул, Исән килеш, җир астында, Үтә лә безнең яш гомер. Шахтер егет күмер вата, Кемнәр алган исәбен??? Гомерем булып, таш басмаса, Ташламам, җанкисәгем!..
  • Күзләребез күрешкәндә Ул нинди мизгел иде?!. Яшьнәде дә, йөрәкләрдә Уртак сер яшеренде. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде. Кинәт искә төшерәм дә, Йөрәкне яшен телә... Синең миңа килүеңне Ул шулай алдан белә. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде. Гашыйк булу бер күрүдә- Яшен ул йөрәкләрдә... Буйсынмыйча беркемгә дә, Мәхәббәт шулай килә. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде.