Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Шахта»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Китә җаныем, китә җаныем,
Китә җаныем Донбасска.
Ул китә инде Донбасска,
Сүз бирде ташламаска...

Шакталарга син төшәрсең,
Җырлап күңел итәрсең шул,
Әгәр мине бик сагынсаң,
Бик сагынсаң нишләрсең?

Мартиннарның мичләрендә,
Яна икән ташкүмер шул,
Исән килеш, җир астында,
Үтә лә безнең яш гомер.

Шахтер егет күмер вата,
Кемнәр алган исәбен???
Гомерем булып, таш басмаса,
Ташламам, җанкисәгем!..

Другие песни исполнителя:

  • Сандугач та парын тапмый, Талларга оя кормый. Мәхәббәт ул кабынырга Рөхсәт тә сорап тормый. Йөрәгемә-йөрәгемә, Син үзең килеп кердең. Көннәремне-көннәремне, Сөю назына төрдең. Каян таптын ачкычларын, Йөрәгемнең түренә. Икәү бергә төшеник без, Мәхәббәтнең серенә. Йөрәк үзе кабул итә, Үзенә тиң булганны. Әллә каян сизә бит ул, Дөрес белән ялганны.
  • 1. Очрагансың, бергенәм, Бәхет бүләк итәргә. Ачып күңел пәрдәсен, Ягымлы итеп дәштен: Кушымта: "Килче, килче яныма, Кулыңны бир кулыма, Мәңге син диеп яшәрмен, Нур сибеп юлларыңа." 2. Син күкләрнең йолдызы, Көннәремнең аязы. Назга тулып йөрәк тә, Кушылды синең көйгә. 3. Яшик әле куанып! Иң бәхетле пар булып! Мәңге-мәңге кипмәсен Сөюебез чишмәсе.
  • Гомерләрдә әле язмы, көзме? Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!.. Әйткән сүзем әллә хак түгелме? Яшәр көчне бирә ул бары! Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Исбат итәм диеп үз- үземне Яхшылыкка күңел омтыла. Тоя белеп гүзәл мизгелләрне, Йөрәкләрдә яңа җыр туа. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Тормыштагы кыен мизгелләрне Җиткермәскә кирәк упкынга... Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне, Кыенлыклар тагын онытыла. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары...
  • Янымнан үтеп китсәң дә, Кагыласың җаныма. Бер күрүдә әйләндең син Хисләремнең язына. Әкияттә мин кунакта, Син янымда булган чакта. Мең дә бер кичә иттереп Гел янам бу хакта. КУШЫМТА: Җаным, җаным, җаным, Падшам, падишахым, Ә син минем, ә син минем Йөрәгемнең султаны. Җаным, җаным, җаным, Султан хей султаным. Гомергә бергә булыйк дип Ходайдан сораганым. Табышмактай бу мәхәббәт, Көн саен бер чишелеш. Мин яратам сине җаным, Ничек бар, шундый килеш. Безнең мәхәббәт чишмәсе, Ул йөрәкнең түрендә. Без төзегән хыял иле, Ялкын хиснең серендә. КУШЫМТА: Җаным, җаным, җаным, Падшам, падишахым. Ә син минем, ә син минем Йөрәгемнең султаны. Җаным, җаным, җаным, Султан хей султаным. Гомергә бергә булыйк дип Ходайдан сораганым. Җаным, султаным. Җаным, султаным. Җаным, султаным. Җаным, султаным. КУШЫМТА: Җаным, җаным, җаным, Падшам, падишахым. Ә син минем, ә син минем Йөрәгемнең султаны. Җаным, җаным, җаным, Султан хей султаным. Гомергә бергә булыйк дип Ходайдан сораганым. КУШЫМТА: Җаным, җаным, җаным, Падшам, падишахым. Ә син минем, ә син минем Йөрәгемнең султаны. Җаным, җаным, җаным, Султан хей султаным. Гомергә бергә булыйк дип Ходайдан сораганым.