Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Куллар - кулда (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Чиксез җиһан киңлегендә,
Якты йолдыз –син ул, дидең.
Меңнәр арасыннан, иркәм,
Сине сайлап, сине сөйдем.

Припев.
Куллар-кулда, күзләр-күздә,
Кирәк түгел артык сүз дә.
И Ходаем, теләгем бер:
Парлы гомер бир син безгә.

Сөюебез ялкынында
Җылынырбыз икәү, иркәм.
Нинди бәхет, Ходай безгә
Чын мәхәббәт бүләк иткән.

Күз тимәсен, сүз кермәсен,
Арабызга гомер буе.
Киләчәктә көтсен безне
Мәхәббәтнең алтын туе

Другие песни исполнителя:

  • Атылган йолдызлар артынан атылдык Теләдек бәхетле булырга Ихластан вәгъдәләр бирештек бирештек Гомергә янәшә калырга Йолдызлар атыла күрденме Мин барын бу җирдә белденме Син минем атылмас йолдызым йолдызым Бизәүчем мәхәббәт күгемне Өметкә уралып йолдызлар коела Икәүләп нурларын җыярбыз Кайнарлык күзләрдә ут ялкын йөзләрдә Йөрәкләр чапканда тыймагыз Йолдызлар атыла күрденме Мин барын бу җирдә белденме Син минем атылмас йолдызым йолдызым Бизәүчем мәхәббәт күгемне Йолдызлар сүңмәгез өметне өзмәгез Болытлар арага кермәгез Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән Гомерлек мәхәббәт теләгез Йолдызлар атыла күрденме Мин барын бу җирдә белденме Син минем атылмас йолдызым йолдызым Бизәүчем мәхәббәт күгемне
  • Нигә болай, нигә болай булды икән Нигә генә сөю гөле сулды икән? Кем гаепле, синме, минме, мәхәббәтме? Нишләтергә газап булган мәхәббәтне? Нишлим икән һаман сине оныта алмыйм Берничектә күңелемне юата алмыйм Нишлим икән, кая барыйм, кая китим Сер йомгагын кемгә генә икән сүтим Нигә болай, нигә болай булды икән Нигә генә сөю гөле сулды икән? Кем гаепле, синме, минме, мәхәббәтме? Нишләтергә газап булган мәхәббәтне? Мең сорауга бер җавап юк, башым җитми Гашыйк булып йөргән чаклар уйдан китми Мәхәббәт ул әллә бәхет түгел микән? Шул сорауга гына җавап бирче, иркәм
  • "Саклый ул гаиләне, Ни булса да түзә; Йөрәкләре көчле", - димәгез. Хатын-кыз күңеле Бәллүр кебек кенә, Авыр сүзләр аңа әйтмәгез. Кушымта: Тигез парлар булып, Тату яшәгәндә, Бик күңелле гаилә бәйрәме Киләчәкне уйлап, Бергә-бергә генә Бәхетлеләр саклый гаиләне. Хатын-кызның йөзе - Күңел җылылыгы; Шул сыйфаты саклый гаиләне Ир-егетләр көчле Саклап хатын-кызны, Күңелләркен аңлый белгәне. Бәхетләрнең сере - Гаилә татулыгы, Саклау кирәк назлы йөрәкне Онытмаска иде Бәхет өчен бары Аңлашып яшәүләр кирәкне...
  • Гүзәл дөнья, серле дөнья, Дөнья түгәрәк!"- диләр. Дөньяның бар ямен тоя Парлашып яши кемнәр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Киң күңелгә бар да сыя, Яхшы булгач ниятләр. Парлы тормыш матурлана, Булса күркәм гадәтләр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Җырлар тыңлап кем моңлана?.. Ярсыз, парсыз күңелләр... Үз илендә ялгызлар да, Юк!.. Бәхетсез түгелләр! Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр!
  • Көзләр җиткән саен казлар юлы Сагыш тезмәсеннән әйләнә, Көзләрендә казлар юлы аша Яшьлегемә килеп әйләнә. Кушымта: Киек казлар, сезнең тавышлардан Күңелемә бигрәк ямансу. Яшьлегемә кире кайталмадым, Бары калды.. калды сагыну. Киек казлар, алып кайтыгызчы Канатларда яшьлек ягына, Яшьлегемне әгәр очратсагыз, Әйтегезче: "Ул бит сагына!"