Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Озелде аралар (рингтон)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

ӨЗЕЛДЕ АРАЛАР
1.Өзелде аралар, йөрәктә яралар,
Яңадан ялгарга нинди соң чара бар. (2 тапкыр )
Еллар кергән, еллар кергән арага,
Син аларга , син аларга карама.
Шул ярату, шул ярату җанымда
Алыштырмам яңага.

Өзелде аралар, йөрәктә яралар.

Өзелде аралар, йөрәктә яралар.

2.Син идең былбылым, иң матур бер җырым,
Куңелем түрендә өзелде бер кылым. (2 тапкыр)
Еллар кергән, еллар кергән арага,
Син аларга , син аларга карама.
Шул ярату, шул ярату җанымда
Алыштырмам яңага.

3.Сынамыйк язмышны, төзәтик ялгышны,
Ялгызы яшәгән кошлар да сагышлы. (2   тапкыр)
Еллар кергән, еллар кергән арага,
Син аларга , син аларга карама.
Шул ярату, шул ярату җанымда
Алыштырмам яңага. (2 тапкыр)

Өзелде аралар, йөрәктә яралар.

Өзелде аралар, йөрәктә яралар.

Клип к песне:

Другие песни исполнителя:

  • Йөрәгем ялгыз түгел, Төннәрем айсыз түгел, Син сөеклем, син җаным. Йөрәкне яндырасың, Үзең дә сагынасың, Син бәхетем, син ярым Гомерем син, син булганга җырлый күңелем, Көннәремнең бар яктысын сиңа бирермен. Йөрәгемдә кайтаваз бар сиңа бер сүзем, Күңелемнән чыкма минем мәхәббәт гөлем. Юлларны бизәрмен мин, Чәчәкләр өзәрмен мин, Син, сиңа диеп җаным Бәхетебез сүнмәсен һич , Юлыбыз бетмәсен һич, Мин, яныңда гел ярым
  • Ап-ак чәчәләреңне тарап үргән чакта Уйлыйсыңдыр, әнкәй, безнең хакта. Тебәп күзләреңне безнең кайтыр юлга, Көтәсеңдер инде һәрбер ялда. Кушымта: Ишегалдың синең яшел келәм, Без булмагач, үскән бәбкә үлән. Мәрхәмәтле синең изге-саф күңелең, Озак яшә, әнкәй, шатлык белән! Изге теләкләрне әйтеп барыбызга да, Сакланыгыз, дидең, ялгышлардан. Бизәр гомерләрне аклык булсын җанда, Зарланмагыз бер дә язмышлардан". Әйткән сүзләреңне искә алган чакта Йөрәгемдә яшәү көчем арта. Гомер көзләремне узган чатымда да Кабатлармын мин дә балаларга.
  • Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп, Тидермичә җилләр-яңгырлар. Әти-әниләрне үзебез дә шулай Яши алсак иде гел зурлап. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Туар көннәре дә, туган көннәре дә Сөенечләр генә китерсен. Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп Дәшүләре шатлык иңдерсен. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә, Өзгәләнеп кала бәгырләр… Әти-әниләрне исән чакларында Яши алсак иде кадерләп. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә!
  • Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Ургылыплар керсез күңелемнән Челтери шул моңнар чишмәсе, Шул чишмәнең борма юлларыннан Алып сине килә китәсе. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә. Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Минем кебек син дә уйлан әле, Ис(е)ңә төшер матур чакларны. Безнең сөю шундый гүзәл иде, Истәлекләр итеп сакларлык. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә. Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә.