Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Якын дусларсыз калмыйк»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Тормышның әлегә башы,
Мәхәббәте мәңгелек.
Матур җырлар белән бизик,
Бүләк итик изгелек.

Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк,
Илне-җирне яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк.

Яшьлекне бергә каршылап
Бергә озатыр өчен
Ешрак күрешик, дусларым,
Үкенеч калмас өчен.

Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк,
Илне-җирне яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк.

Аралар ерак булса да
Сез дусларны сагынам,
Бергә йөргән вакытларны
Уйлап сезгә талпынам.

Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк,
Илне-җирне яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Су буенда бөрлегән пешкән, тулган, өлгергән Мә, җаныем, авыз итче Ах, тәмнәре бер дигән. Кушымта: Бөрлегән, бөрлегән Җимешләре төрледән Мәхәббәт ул ни дисәң дә Йөрәктәге сер дигән 2. Төшикче су буена Бөрлегәннәр коела Нигә генә бу сөюләр Тылсым булып тоела Кушымта: Бөрлегән, бөрлегән Җимешләре төрледән Мәхәббәт ул ни дисәң дә Йөрәктәге сер дигән 3.Әйдә икәү җыярбыз, кышка җыеп куярбыз Сөюләргә тугры калып, йөрәкләргә уярбыз
  • Йөрәгем ялгыз түгел, Төннәрем айсыз түгел, Син сөеклем, син җаным. Йөрәкне яндырасың, Үзең дә сагынасың, Син бәхетем, син ярым Гомерем син, син булганга җырлый күңелем, Көннәремнең бар яктысын сиңа бирермен. Йөрәгемдә кайтаваз бар сиңа бер сүзем, Күңелемнән чыкма минем мәхәббәт гөлем. Юлларны бизәрмен мин, Чәчәкләр өзәрмен мин, Син, сиңа диеп җаным Бәхетебез сүнмәсен һич , Юлыбыз бетмәсен һич, Мин, яныңда гел ярым
  • Керермен төшләреңә, Төшәрмен исләреңә. Минем генә исем китмәс Синең ул хисләреңә. Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда. Тарарсың чәчләреңне, Көтерсең дәшкәнемне. Минем кулъяулыгым белән Сөртерсең яшьләреңне. Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда. Килерсең яннарыма, Басарсың алларыма. Барыбер түзә алмассың Йөрәгең янганына.