Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Жаным»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Назлым, жаным
Сине коттем яр иттем, парлы канаттым
Сине бу кадерле, тик мин яраттым
Кем эйтсэ, бер хак суз ошанма, ялган
Мэхэббэт сузлэре сойли карашым
Син бугенэн, уз кулын белэн мине, сал утларга
Тик мине, яратып туктама

Кушымта:
Син, син, син телэсэн
Мин, мин мин очармын
Синен очен дингезлэрдэн
Дэрьялардан юл ясармын
Арабызга керсэлэр табармын
Бар озелгэн жеплэрне ягармын
Бу жирне инлэп, буйлап юл, юл ясармын

2. Назлым, жаным
Сине коттем яр иттем, улеп яраттым
Боек бу жиханга, тик син канаттым
Кем эйтсэ бер хак суз ошанма, ялган
Ярату сузлэре сойли карашым
Син бугенэн, уз кулын белэн мине, сал утларга
Тик мине, яратып туктама

Кушымта:
Син, син син телэсэн
Мин, мин, мин очармын
Синен очен дингезлэрдэн
Дэрьяларда юл ясармын
Арабызга керсэлэр табармын
Бар озелгэн жеплэрне ягармын
Бу жирне инлэп, буйлап юл, юл ясармын

Яратканым син генэ
Яратканым син генэ
Ожмах булыр яшэр жирем
Яннарыма кил генэ

Другие песни исполнителя:

  • 1. Мәхәббәт ул назлы яңгыр кебек Сагыш- борчуларың юдыра. Кирәк икән шашкын хисләр белән Башкайларың тәмам җуйдыра. Кушымта: Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Бер тына да кабат давыллый. Йөрәкләрең генә түзеп торсын, Яралый да үзе дәвалый. 2. Мәхәббәтне аңлап булмый һич тә, Көтмәсәң дә килеп җитә ул. Чуалта да синең уйларыңны, Сиздермичә синнән китә ул. Кушымта: Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Бер тына да кабат давыллый. Йөрәкләрең генә түзеп торсын, Яралый да үзе дәвалый. 3. Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Гашыйк итә ике йөрәкне. Кавыштырса гашыйк йөрәкләрне, Димәк,ул мәхәббәт кирәкле.
  • Бүләк ит син миңа үз йолдызың Минем күкләрем бул Синеке, бүләк ит син мәхәббәтне Булырсың бары минеке Бүләк ит сагышларыңны Минем бәхет булыр синеке Үзгәртсәң язмышларыңны Синен бәхет булыр минеке Син син син син генә яшә йөрәгемдә Син син бары син генә яшә күңелемдә Мин мин мин мин генә яшим йөрәгеңдә Мин мин бары мин генә яшим күңелендә Беләсең мин сине ничек сөям Күзләр үзләр әйтә Аңлата синең ярату хисләрендә Назлар булып кайта сиңа Йөрәгем син дип типкәндә Ятка урын юк бит анда Яшәвемнең мәгънәселә Тик син генә дәвасы җанга
  • 1. Сагындырды туып үскән авыл, Туган якның назлы кочагы. Кайтам әле ямьле язлар җиткәч, Шау чәчәккә чумгач тау ягы. Куш: Язгы кичтә җырлап узам әле, Яшь чакларны искә төшереп. Шомыртларын кочып, сиреннәрен үбеп, Сөю хисләреннән исереп. 2. Дулкынлатып күңел пәрдәләрен Язгы шаян җилләр уйнаклар. Яшьлегемне эзләп китим әле Кире кайтмаса да ул чаклар. 3. Йолдыз яуган урамнардан урап, Гармун моңы йөри озатып. Бикле күңелләргә керә үтеп, Гомер узганнарны елатып.
  • Сандугач та парын тапмый, Талларга оя кормый. Мәхәббәт ул кабынырга Рөхсәт тә сорап тормый. Йөрәгемә-йөрәгемә, Син үзең килеп кердең. Көннәремне-көннәремне, Сөю назына төрдең. Каян таптын ачкычларын, Йөрәгемнең түренә. Икәү бергә төшеник без, Мәхәббәтнең серенә. Йөрәк үзе кабул итә, Үзенә тиң булганны. Әллә каян сизә бит ул, Дөрес белән ялганны.
  • 1) Кошлар сыман аерылып китеп Онытмагыз туган якларны Һәм устергән ата-ананы. Еллар узып китәр, балалар Сукмакларга явыр ак-карлар, Салкынаеп китәр аралар. Кушымта: Онытмагыз безне, Туган якны, туган нигезне, Нигез дә бит сагына сезне. Онытмагыз безне, Ешрак кайтыгыз, балалар. Якын булсын һәрчак аралар. 2) Туган нигезләрне онытмагыз, Без булырбыз сезгә иң зур терәк Бездән сезгә бары шул теләк. Ничә еллар үтсә дә, балалар, Балалар бит әти-әни өчен Бала булып һәрчак калалар.