1)Сукмагымда ай нурлары,
Чыкларда көмеш моңнар,
Синең янга алып бара,
Моңнарга тулы юллар.
Күңелемдә һисләр бии,
Йөгерә, атлыйм үзем,
Җырлап бирермендер диеп,
Сиңа дип чәчәк өздем.
Кушымта (ике тапкыр):
Сөю көткән күзләреңне,
Күрәм диеп киләм әле,
Һисләремне моңга төрдем,
Җыр итеп бирәм әле.
2)Көтәсеңдер юлга карап,
Ашкынып сиңа барам,
Барам гына түгел бәлки,
Канатлы аттай чабам.
Җиде кат тауларны үтеп,
Җилләрне узып барам,
Сиңа булган һисләремне,
Сөю җырына салам.