Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Бер генэ минутка»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Бер генә минутка, барсын да оныт та,
Кил әле, кил әле яныма.
Ягымлы карашың кояштай карасың
Сагыштан әрнегән җаныма.

Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам,
Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?!
Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем,
Гел сиңа талпынды хисләрем.

Син тере шатлыгым, тормышым маягы,
Йолдыз син күңелем күгендә.
Бик соңлап кайтсаң да, кайчан да, кайчан да,
Урының йөрәгем түрендә.

Другие песни исполнителя:

  • Сау бул инде, дисең, сау бул инде, Йөрәккәем кинәт туктап куйды. Куллар инде кулдан аерылды, Ике канат, гүя каерылды. Ишеттеңме икән тавышымны? Мин көтәрмен һәр көн кавышуны. Бергә йөргән сукмакларга табынырмын, Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын. Салкын гына өздең араларны, Нинди сүзем сине яралады? Адымнарың йөрәк санап торды: — Аерылдык, — диде, — аерылды… Ишеттеңме икән тавышымны? Мин көтәрмен һәр көн кавышуны. Бергә йөргән сукмакларга табынырмын, Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.
  • Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын.
  • Ай батканда, таң атканда Уздым җырлап урамнардан. Ай батканда, таң атканда Кемнәр язмыш юрамаган?! Сана, кәккүк, сана таңнарымны, Сана, кәккүк, сана төннәрне. Көннәремә салдың кәккүк моңы. Кочагыңа алдың кемнәрне? Ай батканда, таң атканда Кайтып киләм туйларыңнан. Төн карасы, җан ярасы Китми минем уйларымнан. Сана, кәккүк, сана таңнарымны, Сана, кәккүк, сана төннәрне. Көннәремә салдың кәккүк моңы., Кочагыңа алдың кемнәрне? Ай батканда, таң атканда, Җырлыйм да күк, җылыйм да күк. Мең шатлыклар телим сиңа… Туктамыйча сана, кәккүк! Сана, кәккүк, сана таңнарымны. Сана, кәккүк, сана төннәрне. Көннәремә салдың кәккүк моңы.. Кочагыңа алдың кемнәрне?
  • Мин китэмен инде еракларга Туган ягым синнэн аерылып Туган ягым синнэн аерылып Сойгэнемне синдэ калдырып Зэнгэр томаннар артында Бик еракларда калсамда Мин жырлармын озлеп озлеп Туган ягым сине сагынып Йорэккэем эрнеп янганда. Бик сагындым сине туган ягым Тал тирэкле идел буйларын Жэйлэр житкэч шаулап уйный торган Ямле матур сабантуйларын Бер кайтасы иде туган якларга Ялан аяк йоргэн якларга Бер кайтасы иде яшлегемэ Тэуге мэхэббэтем янына.