Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Бэхет юллары»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Юлда йөрсәм, никтер күңелем
Яктыра матур уйлардан.
Нинди серләр бардыр офыкта?
Чакыра әллә кайларга.

Юлга чыксам, җырлап барам,
Моң уяна йөрәкләрдә.
Әллә сөйгән ярым көтә микән,
Көтә бәхет дигән төбәкләрдә?

Илем иркен, юллар киң, озын,
Иге-чиге юк юлларның.
Тели күңелем һәр кешенең
Җирдә бәхетле булганын.

Юлга чыксам, җырлап барам,
Моң уяна йөрәкләрдә.
Әллә сөйгән ярым көтә микән,
Көтә бәхет дигән төбәкләрдә?

Юлда йөрсәм, никтер күңелем
Очар коштай канатлана.
Әйтерсең лә балачагым
Һәм яшьлегем кабатлана!

Юлга чыксам, җырлап барам,
Моң уяна йөрәкләрдә.
Әллә сөйгән ярым көтә микән,
Көтә бәхет дигән төбәкләрдә?

Другие песни исполнителя:

  • 1)КУЛЫНДАГЫ ГАРМУНЫННЫН НИЧЭ ИКЭН ТОЙМЭСЕ? КУЗ КАРАШЛАРЫН СОЙКЕМЛЕ, КИЛЭ СИНЕ СОЯСЕ. ГАРМУНЫНЫН ТОЙМЭЛЭРЕН,НИЧЕК БЕЛЕП БАСАСЫН? ЭЛЛЭ ИНДЕ ОЯЛАСЫН, КЫЗЛАР КУРСЭН КАЧАСЫН. КУЛЫНДАГЫ ГАРМУНЫННЫ, НИК ОЗДЕРЕП УЙНЫЙСЫН? МАТУР КОЙЛЭР САЙЛЫЙ-САЙЛЫЙ, КЕМНЕ ГЕНЭ КУЗЛИСЕН? ГАРМУНЫНЫН ТОЙМЭЛЭРЕН,НИЧЕК БЕЛЕП БАСАСЫН? ЭЛЛЭ ИНДЕ ОЯЛАСЫН, КЫЗЛАР КУРСЭН КАЧАСЫН. КУЛЫНДАГЫ ГАРМУНЫНЫН, КАЕШЫ ЯНА ИКЭН. НИГЭ ИРКЭМ,СИНЕ УЙЛАП, ЙОРЭГЕМ ЯНА ИКЭН?
  • Таллары шаулый җилләрдә, Көйли күрешү көен. И минем туган авылым, И минем туган өем. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Үз итеп яшәсәм дә мин Илемнең башка ягын, Авылымда көтеп тора Күптәнге балачагым. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын. Рәхмәтемне белдерергә Сүзләрем җитми минем. Кырларың, урамнарың күк Күңелең иркен синең. Оныта алмыйм, онытмыйм Авылым урамнарын — Хәтер булып еракларга Сузыла торганнарын.
  • Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде, Аерылыштык, җылы калмаган. Мин синеке, син минеке булып, Икебезгә яшәү язмаган. Бәлки бер шакырсың ишегемне, Газаплы да, көтү татлы да. Авыр ялгызлыктан икебезгә Бәхет назларына хакым бар. Үкенечкә булган очрашу дип, Ачу атмаек без үткәнгә. Әрнүләрдән изге шәмнәремне Кабызалмам синнән бүтәнгә.
  • Мин китэмен инде еракларга Туган ягым синнэн аерылып Туган ягым синнэн аерылып Сойгэнемне синдэ калдырып Зэнгэр томаннар артында Бик еракларда калсамда Мин жырлармын озлеп озлеп Туган ягым сине сагынып Йорэккэем эрнеп янганда. Бик сагындым сине туган ягым Тал тирэкле идел буйларын Жэйлэр житкэч шаулап уйный торган Ямле матур сабантуйларын Бер кайтасы иде туган якларга Ялан аяк йоргэн якларга Бер кайтасы иде яшлегемэ Тэуге мэхэббэтем янына.