Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Кара каш»
исполнителя Хамдуна Тимергалиева.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Текст песни не найден. Добавить?
Мы платим за добавление текста. Вам нужно авторизоваться, чтобы мы смогли вам заплатить
Отмена

Другие песни исполнителя:

  • Җәйге кичтә чыгам болыннарга — Икәү генә йөргән җирләргә. Ул вакытлар калды, микәнни соң Инде сагынып кына сөйләргә?! Ул көннәр, ул көннәр Йөрәктә, йөрәктә. Яратып яшәве Кыен да, рәхәт тә. Җаннарыма шифа булыр төсле, Чишмәләргә карап моңлансам. Кавышуга булган өметләрем Яңаралар сине уйласам. Сагынып, зарыгып, Уйланам, моңланам. Кавышу көннәрен Күзаллап юанам. Ялгыз гына кичке болыннарда Йөрмәс идем эчем пошмаса. Йөрәгемдә янган утларымны Җырлап басыйм әле ичмасам. Уйлыймын мин сине Көнен дә, төнен дә. Иң якты йолдыз син Күңелем түрендә.
  • Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде, Аерылыштык, җылы калмаган. Мин синеке, син минеке булып, Икебезгә яшәү язмаган. Бәлки бер шакырсың ишегемне, Газаплы да, көтү татлы да. Авыр ялгызлыктан икебезгә Бәхет назларына хакым бар. Үкенечкә булган очрашу дип, Ачу атмаек без үткәнгә. Әрнүләрдән изге шәмнәремне Кабызалмам синнән бүтәнгә.
  • Ай батканда, таң атканда Уздым җырлап урамнардан. Ай батканда, таң атканда Кемнәр язмыш юрамаган?! Сана, кәккүк, сана таңнарымны, Сана, кәккүк, сана төннәрне. Көннәремә салдың кәккүк моңы. Кочагыңа алдың кемнәрне? Ай батканда, таң атканда Кайтып киләм туйларыңнан. Төн карасы, җан ярасы Китми минем уйларымнан. Сана, кәккүк, сана таңнарымны, Сана, кәккүк, сана төннәрне. Көннәремә салдың кәккүк моңы., Кочагыңа алдың кемнәрне? Ай батканда, таң атканда, Җырлыйм да күк, җылыйм да күк. Мең шатлыклар телим сиңа… Туктамыйча сана, кәккүк! Сана, кәккүк, сана таңнарымны. Сана, кәккүк, сана төннәрне. Көннәремә салдың кәккүк моңы.. Кочагыңа алдың кемнәрне?
  • Ак күл өсләрендә ак томаннар, Күтәрелә танңнар атканда. Сыгынып кайтам туган якларыма. Шомырт шаулап чачәк атканда. Яшьлегемә кайтам еллар аша, Тугайларга, якты күлләргә. Кубәләктәй очып, гөлләр кочып, Менәр өчен яшел үрләргә. Бугенгедәй истә үсмер чакта Суларыңда чумып уйнадым. Онытмам мин сине туган ягым, Төнбоеклы ак күл буйларын.
  • Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачы, әйтеп сайра, Сөйгән ярым кайларда? Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем. Акрын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын. Агыйделләр дулкынлана, Дулкынлана, комлана; Басып сайрар талы сынса Сандугач та моңлана. Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде. Син булмагач күңелемне, Кемнәр юатыр инде. Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә. Онытасым юк үгәндә дә – Гүрләргә кергәндә дә.