Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Син жил кебек»
исполнителя Оксана Ильюп.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Син җил кебек (җыр)

1. Син җил кебек.
Өмет биреп
Сулышларың чәчләремә китә тиеп.
Син җил кебек:
Назлы исүләрең ләззәт,
Иркәлисең шуны белеп.

Кушымта:
Син җил кебек, син җил кебек -
Әкрен генә назлы исеп
Йөрәгемне кабызасың
Иреннәргә саксыз тиеп.
Син җил кебек.

2. Син җил кебек.
Өмет биреп
Иреннәрең битләремә китә тиеп.
Син җил кебек.
Җылы сафлыгыңнан эрим,
Иркәлисең шуны сизеп, анык сизеп.

3. Син җил кебек. Син җил кебек.
Тын тотыла әйтсәң әгәр сөям диеп.
Син җил кебек.
Күкрәгемне тутырасың.
Күкрәгемдә урнашкансың дөп-дөп тибеп.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Язмыш микэн безне очраштырды? ( Am F) Юлларыбыз килеп кисеште, (G E) Кузлэребез меннэр арасыннан (Am F) Бер беребезне табып куреште. (G E) К-та: Мин барлыгын син белмэден, (Am C) Син барлыгын мин белмэдем. (G E Am) Яратам дип син эйтмэден,(Am C) Мин дэ сина соям димэдем. (G E Am) 2. Уз юлыннан кабат китеп бардын, Дэвам иттем мин дэ юлымны. Саубулашкан чакта кыялмадым, Кысарга да хэтта кулынны. 3. Э йорэктэ нидер торып калды, Сунэр очкын, янар ут микэн? Очрашырга суз дэ куешмадык, Очрашырбыз микэн? Юк микэн?
  • 1.Бала чакта өй артында (Am G) Үсәдер иде балан. (E Am) Көзләр җиткән саен шушы (Am G) Баланны искә алам. (E Am) К-та: Бакчаларга йөгреп чыгам, (Dm G) Әнкәй җыядыр балан. (E Am) "Әче!" дия-дия әнкәм (Dm G) Кулыннан балан кабам. (E Am) 2.Көзләр килгәч тәлгәш-тәлгәш Кызарып пешкән балан. Хәтирәләр булып балан Балачак ярында калган. 3.Ничә еллар узган инде Исемдә тәме хаман. Иң татлысы булган икән Әнкәм кулыннан балан
  • Югалырга ашыкма Оксана Ильюп сүзләре һәм көе 1. Юлларымда көтмәгәндә Сине очраттым. Башкаларны күрми, сине Өзелеп яраттым. Без мәңгелек парлар диеп Теләдем, уйладым. Тик бер көнне юлларымнан Китеп син югалдың. Кушымта: Югалырга ашыкмале минем тормышымнан. Миннән түгел, качалмассың күңелең сагышыннан. Күперләрне якма әле, Ишекләрне япма. Тормышыңнан югалтырга Ашыкма, ашыкма. 2. Төшем генә булдыңмы син, Өнем микән, белмим. Һаман әле сине сөеп, Башкаларны күрмим. Кайда йөрисең икән соң, Мин сине көтәм. Син килмәсәң, яннарыңа Мин үзем китәм. 3. Кайда гына булсаң да син, Табармын эзләп. Йөрмә әле миннән читтә Ятларны күзләп. Җилгә тагып мине илтә Яныңа җилкән. Көткәнсең бит үзеңдә син. Саумы! Мин килдем, иркәм.
  • Ярый әле мине тапкансың (О.Ильюп кое, сузлэре) 1.Сикәлтәле тормыш юлларында Минем кебек син дә адашкан. Ак бураннар белән алып килде Язмыш сине минем тарафка. К-та: Сине эзләп барыр юлларымны Кыскартып каршыма килгәнсең. Сиңа диеп калдырган ымнарны, Эзләрне син, димәк, күргәнсең. Ярый әле син мине тапкансың, Мин сине тапканмын, кояшым. Бу тормышның бормалы, кыялы Юлларын үтәрлек юлдашым. 2. Еракта офыклар кушылган якларда Ялгызы мин бардым чүлләрдән. "Хыялымнан чыккан кыз" диеп син Яңгыр булып яудың күкләрдән. 3. Кайларда йөрсәм дә җилләр аша Шигырьләрем сиңа юлладым. Тавышымны ишетеп килер, бәлки Диеп җырларымны җырладым.