Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Югалырга ашыкма»
исполнителя Оксана Ильюп.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Югалырга ашыкма
Оксана Ильюп сүзләре һәм көе

1. Юлларымда көтмәгәндә
Сине очраттым.
Башкаларны күрми, сине
Өзелеп яраттым.
Без мәңгелек парлар диеп
Теләдем, уйладым.
Тик бер көнне юлларымнан
Китеп син югалдың.

Кушымта:
Югалырга ашыкмале
минем тормышымнан.
Миннән түгел, качалмассың
күңелең сагышыннан.
Күперләрне якма әле,
Ишекләрне япма.
Тормышыңнан югалтырга
Ашыкма, ашыкма.

2. Төшем генә булдыңмы син,
Өнем микән, белмим.
Һаман әле сине сөеп,
Башкаларны күрмим.
Кайда йөрисең икән соң,
Мин сине көтәм.
Син килмәсәң, яннарыңа
Мин үзем китәм.

3. Кайда гына булсаң да син,
Табармын эзләп.
Йөрмә әле миннән читтә
Ятларны күзләп.
Җилгә тагып мине илтә
Яныңа җилкән.
Көткәнсең бит үзеңдә син.
Саумы!
Мин килдем, иркәм.

Другие песни исполнителя:

  • 1.Ерак юллар сине чакырдылар (Em) Өлгермәдем "сау бул" диергә. (Am) Өлгермәдем инде соңгы тапкыр (C) Күзләреңне синең күрергә. (Am H7) К-та: Яшьле күзләремне сөртә-сөртә ( Am C) Эзләдем мин синең юлларны. (D G) Күңлем әрнүләрен баса белә бары (Am CG) Гитарамның көмеш кыллары. (Am H7 Em) 2.Эзләреңне күкнең тамчылары Күз яшьләре булып юдылар. Тик җырларың йөрәгемдә тирән Эзләр булып мәңге калдылар. 3.Гитарамны назлап бармакларым Кылларына китә кагылып. Ялгызлыктан түгел тугры йөрәк, Синсезлектән ярсый ярылып.
  • Гитара кыллары О.Ильюп көе һәм сүзләре 1.Ерак юллар сине чакырдылар (Em) Өлгермәдем "сау бул" диергә. (Am) Өлгермәдем инде соңгы тапкыр (C) Күзләреңне синең күрергә. (Am H7) К-та: Яшьле күзләремне сөртә-сөртә ( Am C) Эзләдем мин синең юлларны. (D G) Күңлем әрнүләрен баса белә бары (Am C G) Гитарамның көмеш кыллары. (Am H7 Em) 2.Эзләреңне күкнең тамчылары Күз яшьләре булып юдылар. Тик җырларың йөрәгемдә тирән Эзләр булып мәңге калдылар. 3.Гитарамны назлап бармакларым Кылларына китә кагылып. Ялгызлыктан түгел тугры йөрәк, Синсезлектән ярсый ярылып.
  • Am Яшьлегемә кайтып киләм, C Хисләрдән җырлар үреп. Dm Су буенда, ялгыз талым, E Шатланыр инде күреп. Кушымта: Am Dm Су буенда, талым ялгыз, G C Аерды безне язмыш. Am Dm Бәхет эзләп, еракларга, E Am Дуслар киткэнмен ялгыш. 2)Күрмәгәнгә шактый еллар, Талым картаеп киткән, Хәлләреңне белмәсәм дә, Күңелдә сине йөртәм. 3)Ялгыз җаным, ялгыз талга, Кайткан саен сыена. Яннарында сүнмәс яшьлек, Көтәр кебек тоела.
  • Нишләп икән... (О.Ильюп көе һәм сүзләре) 1.Нишләп икән синсез Бардым урманнарга? Таң калыплар анда Җилне тыңладым... Син янымда түгел Икәнеңне аңлап, Ничек җилдә Иңрәп сынмадым... 2.Иңдем микән шулчак Сары сагышларга? Сине эзләп-эзләп, Юлың тапмадым. Тик барыбер карлы, Салкын урманнарда Җил артыннан Алга атладым. 3.Таныш җилем, үксеп, Шыксыз әче көен Йөрәгемә хәнҗәр Булып кадады. Ә мин язын чыгып Урман ырымыннан, Яланнарда Чәчкә аталдым!