Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Балан (на гитаре)»
исполнителя Оксана Ильюп.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

1.Бала чакта өй артында (Am G)
Үсәдер иде балан. (E Am)
Көзләр җиткән саен шушы (Am G)
Баланны искә алам. (E Am)

К-та:
Бакчаларга йөгреп чыгам, (Dm G)
Әнкәй җыядыр балан. (E Am)
"Әче!" дия-дия әнкәм (Dm G)
Кулыннан балан кабам. (E Am)

2.Көзләр килгәч тәлгәш-тәлгәш
Кызарып пешкән балан.
Хәтирәләр булып балан
Балачак ярында калган.

3.Ничә еллар узган инде
Исемдә тәме хаман.
Иң татлысы булган икән
Әнкәм кулыннан балан

Другие песни исполнителя:

  • Am Яшьлегемә кайтып киләм, C Хисләрдән җырлар үреп. Dm Су буенда, ялгыз талым, E Шатланыр инде күреп. Кушымта: Am Dm Су буенда, талым ялгыз, G C Аерды безне язмыш. Am Dm Бәхет эзләп, еракларга, E Am Дуслар киткэнмен ялгыш. 2)Күрмәгәнгә шактый еллар, Талым картаеп киткән, Хәлләреңне белмәсәм дә, Күңелдә сине йөртәм. 3)Ялгыз җаным, ялгыз талга, Кайткан саен сыена. Яннарында сүнмәс яшьлек, Көтәр кебек тоела.
  • Бер мөмкинчелек Оксана Ильюп көе һәм сүзләре 1.Бир миңа бары бер мөмкинчелек (Am F) Күзләреңэ синең карарга. (Dm E) Бары бер мөмкинчелек бир миңа – (Am F) Аңларсын син шул чак барын да. (Dm E) К-та: Җибәрмәмен сине бер кайда да. (Dm G) Бирмәмен мин сине бер кемгә. (C Am) Бары бер мөмкинчелек бир миңа (Dm F) Булырбыз гел бергә, гел бергә. (G E Am) 2.Күзләремдә минем язылган бит Ничек сине яратуларым. Син минем иң якты өметләрем, Хыялларым минем, уйларым. 3. Әле син узең дә белмисеңдер - Мин генә бит синең язмышың. Мин сиңа барын да аңлатырмын Кирәк бары тик бер карашың.