Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Килче килче (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Очрагансың, бергенәм,
Бәхет бүләк итәргә.
Ачып күңел пәрдәсен,
Ягымлы итеп дәштен:

Кушымта:
"Килче, килче яныма,
Кулыңны бир кулыма,
Мәңге син диеп яшәрмен,
Нур сибеп юлларыңа."

2. Син күкләрнең йолдызы,
Көннәремнең аязы.
Назга тулып йөрәк тә,
Кушылды синең көйгә.

3. Яшик әле куанып!
Иң бәхетле пар булып!
Мәңге-мәңге кипмәсен
Сөюебез чишмәсе.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Мәхәббәт ул назлы яңгыр кебек Сагыш- борчуларың юдыра. Кирәк икән шашкын хисләр белән Башкайларың тәмам җуйдыра. Кушымта: Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Бер тына да кабат давыллый. Йөрәкләрең генә түзеп торсын, Яралый да үзе дәвалый. 2. Мәхәббәтне аңлап булмый һич тә, Көтмәсәң дә килеп җитә ул. Чуалта да синең уйларыңны, Сиздермичә синнән китә ул. Кушымта: Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Бер тына да кабат давыллый. Йөрәкләрең генә түзеп торсын, Яралый да үзе дәвалый. 3. Мәхәббәт ул шундый серле үзе, Гашыйк итә ике йөрәкне. Кавыштырса гашыйк йөрәкләрне, Димәк,ул мәхәббәт кирәкле.
  • Эзләде, үз тиңемне эзләде, Өметен өзмәде, Үз ярымны эзләде җаным... Эзләдем, күпме еллар эзләдем, Якты булды хыялым, Сагыныплар эзләдем аны... Эзләдем, барлыгыңны белдем мин, Килерсең дип көттем мин, Табармын дип белдем мин, җаным! Үземне мин бәхетле диямен, Тимәсен тик күзләрем, Тимәсен тик күзләрем, җаным! Сүзләрең, синең назлы сүзләрең Биләде йөрәкне. Күңел белән тартылам сиңа. Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк. Бик ягымлы күзләрең Бөрки йөрәк җылысын миңа. Эзләдем, барлыгыңны белдем мин, Килерсең дип көттем мин, Табармын дип белдем мин, җаным! Үземне мин бәхетле диямен, Тимәсен тик күзләрем, Тимәсен тик күзләрем, җаным! Шатланам: бик бәхетле көннәрем, Син генә бәхетем. Ярый әле эзләдем сине. Кызганмыйм синсез үткән елларны, Сиңа гына китерде Ул елларның юллары мине.
  • Сәбәпләрен табасылар килде кабат кабат уйлап карадым ә шулайда минән китеүеңне. әле һаман аңлый алмадым Йя нишләтим икән сөюемне Йөрәгемдә килеш түзимме Әллә инде сине аңламадым аңламадым әллә үземне Аңламадым китеүеңне бердә сөюемне син бит беләсең мин түзәрмен бәлки түзә алырмын ә син үзең ничек түзәрсең Аңламадым синең китеүеңне нигә життек шушы хәлләргә ә ишекләр бикләнмәгән әле кайтасылар килсә әгәрдә