Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Синсез яшэулэре (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1) Бер көн иде сине мин очраттым,
Очкын салдың минем күңелемә.
Шул чаклардан бирле гел син җаным,
Уйларымда гел син, син генә.

Кушымта:
Булмый икән синсез яшәүләре,
Йөрәгемдә тыңгы юк миңа.
Һәрвакыт бул минем яннарымда
Шул чакларда булам бәхетле.

2) Көннәр үтә, төннәре дә салкын,
Өшегән җанымны эрет син.
Булмас инде сине бер онытып,
Очратканнан бирле уемда.

3) Узмасын гомерем синнән башка,
Бирче Ходай бәхетле көннәр.
Синсез үткән төннәредәй кебек
Булмый икән синсез яшәүләр.

Другие песни исполнителя:

  • "Саклый ул гаиләне, Ни булса да түзә; Йөрәкләре көчле", - димәгез. Хатын-кыз күңеле Бәллүр кебек кенә, Авыр сүзләр аңа әйтмәгез. Кушымта: Тигез парлар булып, Тату яшәгәндә, Бик күңелле гаилә бәйрәме Киләчәкне уйлап, Бергә-бергә генә Бәхетлеләр саклый гаиләне. Хатын-кызның йөзе - Күңел җылылыгы; Шул сыйфаты саклый гаиләне Ир-егетләр көчле Саклап хатын-кызны, Күңелләркен аңлый белгәне. Бәхетләрнең сере - Гаилә татулыгы, Саклау кирәк назлы йөрәкне Онытмаска иде Бәхет өчен бары Аңлашып яшәүләр кирәкне...
  • Тан калып торам, Очар кошларны куреп. Офыклар читенэ чыгам Юлларын кузлэрмен дип Ялгыш юллар сайласан Пар канатсыз каласын, кошлар белэн.. Юлларын кургэннэргэ Ярата белгэннэргэ, бэхет колэ... Юлларын сорамыйм Очмыйча торалмый кунел генэ... Турем тулы яра Янган утка таба, оча курмэ... Син ялгыш анлама Эйлэнечтэн юл туры Без генэ жинэ торган Сынаулар белэн тулы Ялгыш юллар сайласан Пар канатсыз каласын, куклэр белэн... Сынаулар уткэннэргэ Сагынып коткэннэргэ, бэхет колэ...
  • 1.Хэр яз саен, Кузлэр явын. Алып чэчэк, Ата розалар. Кушымта: Ак розалар,ак роза-розалар, Ак мэхэббэт, ак бэхетлэр вэгьдэ итэлэр. Ак розалар, ак роза-розалар, Сою коткэн гашыйкларнын жаннын утэлэр. 2.Сезнен жаннан, Гашыйк жаннан. Сою жырын, Жырлап узалар. 3.Шинмэсеннэр, Сулмасыннар. Беркайчан да, Ап-ак розалар.
  • Онытырга күмпе теләсәм дә, Йөрәгемнән һаман китмисең. Гомер елгам ага салмак гына, Тик син генә җанга җитмисең. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Төннәр буе укыйм хатларыңны, Искә алып бергә чакларны. Шул чакларны моңлы бер жыр итеп, Йөрәгемдә мәңге саклармын. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Тагын язлар килде, кар суыдай Куңелләрем тагын ярсына. Хәбәр салсаң, гөрләвекләр булып Йөгерер идем синең каршыңа. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә.
  • Тормышның әлегә башы, Мәхәббәте мәңгелек. Матур җырлар белән бизик, Бүләк итик изгелек. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Яшьлекне бергә каршылап Бергә озатыр өчен Ешрак күрешик, дусларым, Үкенеч калмас өчен. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк. Аралар ерак булса да Сез дусларны сагынам, Бергә йөргән вакытларны Уйлап сезгә талпынам. Ялгыз үтмәсен гомерләр, Зур эшләр белән кайныйк, Илне-җирне яр яратыйк, Якын дусларсыз калмыйк.