Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Гомерем син»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Йөрәгем ялгыз түгел,
Төннәрем айсыз түгел,
Син сөеклем, син җаным.
Йөрәкне яндырасың,
Үзең дә сагынасың,
Син бәхетем, син ярым

Гомерем син, син булганга җырлый күңелем,
Көннәремнең бар яктысын сиңа бирермен.
Йөрәгемдә кайтаваз бар сиңа бер сүзем,
Күңелемнән чыкма минем мәхәббәт гөлем.

Юлларны бизәрмен мин,
Чәчәкләр өзәрмен мин,
Син, сиңа диеп җаным
Бәхетебез сүнмәсен һич ,
Юлыбыз бетмәсен һич,
Мин, яныңда гел ярым

Другие песни исполнителя:

  • Сандугач та парын тапмый, Талларга оя кормый. Мәхәббәт ул кабынырга Рөхсәт тә сорап тормый. Йөрәгемә-йөрәгемә, Син үзең килеп кердең. Көннәремне-көннәремне, Сөю назына төрдең. Каян таптын ачкычларын, Йөрәгемнең түренә. Икәү бергә төшеник без, Мәхәббәтнең серенә. Йөрәк үзе кабул итә, Үзенә тиң булганны. Әллә каян сизә бит ул, Дөрес белән ялганны.
  • Һәр яңа көн туган саен, Яратасыңмы,дисең. Әйтерсең лә сине генә Сөюемне белмисең. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син! Гел "яратам" диеп торгач, Тәме бетә бит аның. Мәхәббәтне күңел белән Тоярга өйрән, җаным. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син! Исеңдә калдыр, кадерлем, Кабатламам яңадан: Бөтен җаным-тәнем белән Сине бик-бик яратам. Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син!
  • Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп, Тидермичә җилләр-яңгырлар. Әти-әниләрне үзебез дә шулай Яши алсак иде гел зурлап. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Туар көннәре дә, туган көннәре дә Сөенечләр генә китерсен. Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп Дәшүләре шатлык иңдерсен. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә, Өзгәләнеп кала бәгырләр… Әти-әниләрне исән чакларында Яши алсак иде кадерләп. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә!
  • Мәхәббәт дигән бу сүзгә сыйган бар җиһан Без бит, иркәм, бу дөньяга бәхеткә туган Әйтә торган сүзләрем бар тик сиңа гына Сабыр итеп, бүлдермичә тик тыңла гына Йолдыз булып балкыйсың таңымда Нурлар булып кабындың җанымда Бары сиңа багышлыйм җырларым Сиңа алып барырлар юлларым Әкият тылсымы бардыр бу мәхәббәттә Ярата белгән йөрәкләр ул мәрхәмәттә Яратып, сөеп яшәргә язсын гомергә Җан яраткан ярлар белән бергә гомергә