Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Аерылмагыз»
исполнителя Айрат Сафин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә үзәкләрем.
Нигә соң без бергә чакның
Белмәдек кадерләрен?!

Сөялдем нәзек талларга
Белмәдем бөгеләсен.
Бегелгэн талларга карап
Үзәгем өзеләсен.

Талларга карап моңаям
Ялгыз минутларымда.
Бер ялгызымны яндырма
Мәхәббәт утларында

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Клип к песне:

Другие песни исполнителя:

  • 1. Кайтыр юллар булмас инде, Аерылыша калсак. Вакыт артка да кайталмый Карап хата ясасак. Припев: Ни булды соң, ни булды? Ике йөряк аерылды, Ике йөря аңламады, Тормыш катлаулыклары. 2. Кай вакыт без аңламыйбыз, Эле шундый вакытмы. Яшәу рәхәтен курмибез Алла биргән кейметне.
  • Мәшәкәтегез шатлыклы Булсын иде hәр кемнең, Какмасын кайгы ищеген Бер кайчанда бер кемнең. Хәр агачның үз жимеще, Хәр гөлнең үз чәчәге Хәркемнең үз язмышы, Yткәне киләчәге. Агачларның жимещләре Булсын һәрчак тәмлеләр, Гөлчәчәкләренә карап Соклансыннар кешеләр. Хәр агачның үз жимеще, Хәр гөлнең үз чәчәге Хәркемнең үз язмышы, Yткәне киләчәге. Хәр гөлнең хәр жирнең хәркемнең үз язмышы, Какмасын кайгы ишеген дә беркемнең, Агачларның жимещләре булсын һәрчак тәмлеләр, Гөлчәчәкләренә карап соклансыннар кешеләр