Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Салкын чэй»
исполнителя Салават Фатхутдинов.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Өстәлдә ялгыз чынаяк,
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.

Кушымта:
Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп.
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

2. Кайнар чәй салып куям да
Утырам сине көтеп.
Чәең суына бит инде,
Кая югалдың китеп?
Кушымта

3. Өстәлемдә барысы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк?
Ялгыз булгангадыр инде,
Өемнең дә яме юк.
Кушымта


Другие песни исполнителя:

  • Кайчакларда бу язмышны булмый шул аңлап, Сине түгел, үз-үземне яшим мин алдап. Үзем юк дигән булсам да син миңа кирәк. Бер-берсенә каршы килә акыл һәм йөрәк. Кушымта: Юк, юк, юлларыма каршы чыкма, Юк, юк, кулларымнан ялгыш тотма. Тик син... Ышана күрмә, зинһар, Минем өчен бары тик син бар. Үзем сине куган булам, “Кит” дигән булам, “Башкаларны шулай гашыйк ит” дигән булам. Бу дөньяда башкалар күп, тик син бер генә. Сине гашыйк итә алган ул бит мин генә. Кушымта. Ятлар белән курсәм ялгыш сине үзеңне Ачуымнан көчкә тыям мин үз-үземне. Яныңа да килә алмыйм, китә дә алмыйм, Ләкин сине башкаларга мин бирә алмыйм. Кушымта.
  • Хушлашырга кул сузасын, Мине ятим итэсен. Мин сине озак эзлэдем, Килми башка котэсем. Югалтасым килми, Тигез жирдэ кыя булам, Аяз куктэ янгыр коям, Юлларында тозак корам, Югалтасым килми сине. Мин бит синсез яши алмам, Синдэйлэрне табалмам. Син китеп тэ олгермэден, Э мин инде сагынам. Югалтасым килми, Тигез жирдэ кыя булам, Аяз куктэ янгыр коям, Юлларында тозак корам, Югалтасым килми сине. Хушлашырга кул сузасын, Кулынны кулга бэйлим. Башкалар мина кирэкми Башкага сине бирмим. Югалтасым килми, Тигез жирдэ кыя булам, Аяз куктэ янгыр коям, Юлларында тозак корам, Югалтасым килми сине.
  • Мин яратам сине, Татарстан, Ал таңнарың өчен яратам, Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган Яңгырларың өчен яратам. Мин яратам сине, Татарстан, Горур халкың өчен яратам, Җан эреткән әнкәм телең өчен, Татар телең өчен яратам. Мин яратам сине, Татарстан, Тугайларың өчен яратам, Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен, Җәлилләрең өчен яратам. Мин яратам гүзәл Чаллы ягын, Киң күңелле Казан каласын. Кем уйлаган чит җирләрдән килеп, Татарстан, синдә каласым. ТАТАРСТАН, СИНЕ ЯРАТАМ!