Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Каен ауган»
исполнителя Салават Фатхутдинов.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Сандугачның күрсәң иде
Юлга төзелгәннәрен.
Һичкем белми йөрәгемнең
Нигә өзелгәннәрен.

Кушымта:Каен ауган, каен ауган
Кайтасы юларыма.
Әле ятларда булсаң да
Кайтырсың кулларыма.

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Эх, мин үләннәр булсам.
Мин үләннәр булыр идем,
Син бөрлегәннәр булсаң.

Сандугачым сизәсеңме
Талыңны каердылар.
Сине талдан, мине ярдан
Дошманнар аердылар.

Кушымта:Каен ауган, каен ауган
Кайтасы юларыма.
Әле ятларда булсаң да
Кайтырсың кулларыма.

Другие песни исполнителя:

  • 1. Өстәлдә ялгыз чынаяк, Чәе суынып беткән. Ялгыз чәйнең дә тәме юк, Эчмәдем синсез, иркәм. Кушымта: Гомерем шулай узармы, Гел сине генә көтеп. Ялгызым өстәл янында Суынган чәйләр эчеп. 2. Кайнар чәй салып куям да Утырам сине көтеп. Чәең суына бит инде, Кая югалдың китеп? Кушымта 3. Өстәлемдә барысы да бар, Нигә чәйнең тәме юк? Ялгыз булгангадыр инде, Өемнең дә яме юк. Кушымта
  • Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип, Чал чәчең күрсәң дә уфтанма. Яз килә дә китә, гомер шулай үтә, Уфтанма, уфтанма, уфтанма. Уфтанма – бит синең ул узган гомерең Уйнап-көлеп кенә узмаган. Сиңа насыйп булган ак бәхет, зур шатлык, Якты көн әле бит узмаган. Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип, Чал чәчең күрсәң дә уфтанма. Яз килә дә китә, гомер шулай үтә, Уфтанма, уфтанма, уфтанма. --------------------------------------------- Перевод Не унывай, что жизнь проходит как весна Седые волосы увидев, не унывай, Весна приходит и уходит, жизнь также проходит Не унывай, не унывай, не унывай Не унывай жизнь, которую ты прожил Только в играх в весельях она не прошла, Дарованное жизнью белое счастье, огромная радость, Светлые дни у тебя еще не прошли Не унывай, что жизнь проходит как весна Седые волосы увидев, не унывай, Весна приходит и уходит, жизнь также проходит Не унывай, не унывай, не унывай