Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Куз нурым»
исполнителя Тимур СПБ.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Куплет 1:
Инде син күптән
Башканың яры
Алтын читлектә
Кемнең дер кошы.
Хәтерлисеңме
Тәүге сөюне
Ул ихлас иде!
Ул чынлап иде

Куплет 2:
Кичер, зур байлык
Бирә адмадым.
Гомердән артык
Сине яраттым.
Безне, күз нурым,
Җилләр аерды.
Төзәтер микән
Вакыт яраны?

Припев:
Син күптән, күптән инде бүтән
Мин күптән күптән инде бүтән
Тик йөрәк айрылмый йөрәктән
Үткәннәр китми хәтерләрдән.
Син күптән, күптән инде бүтән
Мин күптән күптән инде бүтән
Тик йөрәк айрылмый йөрәктән
Күз нурым һаман сине сөям.

Куплет 3:
Язмыш шаяртып
Бер очраштырса.
Син мине күргәч.
Елмай, елама.
Синең үз юлың
Минем үз юлым
Елама, елмай
Минем күз нурым.

Припев: 2 раза
Син күптән, күптән инде бүтән
Мин күптән күптән инде бүтән
Тик йөрәк айрылмый йөрәктән
Үткәннәр китми хәтерләрдән.
Син күптән, күптән инде бүтән
Мин күптән күптән инде бүтән
Тик йөрәк айрылмый йөрәктән
Күз нурым һаман сине сөям.

Другие песни исполнителя:

  • Куплет 1 Сине күрдем, гашыйк булдым шул мәлне Син ул идең, төшемдәге сүрәтне Мин таныдым дәшмәдем, китеп бардым Тик беркемгә мин башка карамадым Һәр вакыт, гел кабатлыйм үз үземә "Чит-ятларның ышанма бер сүзенә (дә)" Припев 2 раза Яныңда, бәгерем, синең янда Калырмын озакка, беркемне тыңлама, ярат Син минем җанда Күп еллар узсада , мәхәббәтебез арта Көтәм сине хаманда Куплет 2 Күзләрең сибә нурлар: шатлык, сөю һәм комар Йөрәгем яна сыман, сүндермим, сиңа ашкынам Күрешергә язган, хатларыңда язылган Назлы сузең җылыта, без очрашырбыз яздан. Бар дыр ахыры сөюнең дә, килешергә бел, кайгырма Югалтуга да әзер бул, йөрәгеңдә эз калдырма Җәннәттәге фәрештәм син, юксынам, нык сагынам, син үтәдең биремеңне гафу итми йөрәгемне... Припев 3 раза
  • Төнге күкләрдән Тамчылар тама Күз яше ялтрый Шәм яктысында. Юләр елларым Исемә төшә. Шул еллар, әнкәй Бик үкендерә. Припев: Әнкәй, әнием, Барысы өчен. Кичер син мине, Кичерче мине! Чәчәк бәйләмен Тотып кулыма Йөгереп кайтам. Синең яныңа. Йыш кына сине Юкка борчыдым. Әйткән сүзеңне Һич тыңламадым. Йокысыз төннәр Ачы күз яшең! Әнием, ышан, Мин бик үзгәрдем. Вакытлар узгач Барысын аңладым. Әнкәй күңелен Күп яраладым. Һәр җыерчыгыңны Мин үбәр идем. Башка рәнҗетмәм Сине бәгерем!