Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Янында(2018)»
исполнителя Тимур СПБ.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Куплет 1
Сине күрдем, гашыйк булдым шул мәлне
Син ул идең, төшемдәге сүрәтне
Мин таныдым дәшмәдем, китеп бардым
Тик беркемгә мин башка карамадым

Һәр вакыт, гел кабатлыйм үз үземә
"Чит-ятларның ышанма бер сүзенә (дә)"

Припев 2 раза
Яныңда, бәгерем, синең янда
Калырмын озакка, беркемне тыңлама, ярат
Син минем җанда
Күп еллар узсада , мәхәббәтебез арта
Көтәм сине хаманда

Куплет 2
Күзләрең сибә нурлар: шатлык, сөю һәм комар
Йөрәгем яна сыман, сүндермим, сиңа ашкынам
Күрешергә язган, хатларыңда язылган
Назлы сузең җылыта, без очрашырбыз яздан.

Бар дыр ахыры сөюнең дә, килешергә бел, кайгырма
Югалтуга да әзер бул, йөрәгеңдә эз калдырма
Җәннәттәге фәрештәм син, юксынам, нык сагынам, син
үтәдең биремеңне гафу итми йөрәгемне...

Припев 3 раза

Другие песни исполнителя:

  • 1)Чакырасың назлы тавышың белән, Исемемне кабатлыйсың, беләм. Әгәр килсәм синең яннарыңа, Син мәхәббәт хисләрендә янма. Төнге урамны ай нуры яктырта, Йолдызлар атканда ярату арта. Ләкин бу хисләргә зинһар алданма, Мине югалтсаң, утенәм, елама. Пр.: Калды тирән яра, гафу итәрме кыз-бала? Ялгыз басып кала, ялгыз басып кала. Калды тирән яра, хәзер инде ерак ара. Зарланма кыз бала, зарланма кыз бала. Калды тирән яра, гафу итәрме кыз-бала? Ялгыз басып кала, ялгыз басып кала. Калды тирән яра, хәзер инде ерак ара. Йөрәксез кыз бала, йөрәксез кыз бала 2)Исеңдәме иртә танга кадәр Күпме узды йокламаган төннәр? Бүтәннәргә бердә ошамаган... Без бербөтен, бергә сулыш алган. Ә хәзер арттан барма, синең якка карамам Үтте ул мизгелләр, уйларымны бутама. Һавадагы ирек кош, бәлки көлә язмыш? Кемгәдер бу бәхет, ә кемгәдер сагыш... Пр.: 2 раза Безнең сөю-кара болыт. Яңгыр астында калдык... Безнең сөю-кара болыт. Оныт, син мине оныт...
  • Куплет 1: Инде син күптән Башканың яры Алтын читлектә Кемнең дер кошы. Хәтерлисеңме Тәүге сөюне Ул ихлас иде! Ул чынлап иде Куплет 2: Кичер, зур байлык Бирә адмадым. Гомердән артык Сине яраттым. Безне, күз нурым, Җилләр аерды. Төзәтер микән Вакыт яраны? Припев: Син күптән, күптән инде бүтән Мин күптән күптән инде бүтән Тик йөрәк айрылмый йөрәктән Үткәннәр китми хәтерләрдән. Син күптән, күптән инде бүтән Мин күптән күптән инде бүтән Тик йөрәк айрылмый йөрәктән Күз нурым һаман сине сөям. Куплет 3: Язмыш шаяртып Бер очраштырса. Син мине күргәч. Елмай, елама. Синең үз юлың Минем үз юлым Елама, елмай Минем күз нурым. Припев: 2 раза Син күптән, күптән инде бүтән Мин күптән күптән инде бүтән Тик йөрәк айрылмый йөрәктән Үткәннәр китми хәтерләрдән. Син күптән, күптән инде бүтән Мин күптән күптән инде бүтән Тик йөрәк айрылмый йөрәктән Күз нурым һаман сине сөям.