Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни

Песня «Яшэ кунелемдэ (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Бүләк ит син миңа үз йолдызың
Минем күкләрем бул
Синеке, бүләк ит син мәхәббәтне
Булырсың бары минеке

Бүләк ит сагышларыңны
Минем бәхет булыр синеке
Үзгәртсәң язмышларыңны
Синен бәхет булыр минеке

Син син син син генә яшә йөрәгемдә
Син син бары син генә яшә күңелемдә
Мин мин мин мин генә яшим йөрәгеңдә
Мин мин бары мин генә яшим күңелендә

Беләсең мин сине ничек сөям
Күзләр үзләр әйтә
Аңлата синең ярату хисләрендә
Назлар булып кайта сиңа

Йөрәгем син дип типкәндә
Ятка урын юк бит анда
Яшәвемнең мәгънәселә
Тик син генә дәвасы җанга

Другие песни исполнителя:

  • Керермен төшләреңә, Төшәрмен исләреңә. Минем генә исем китмәс Синең ул хисләреңә. Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда. Тарарсың чәчләреңне, Көтерсең дәшкәнемне. Минем кулъяулыгым белән Сөртерсең яшьләреңне. Теләрсең кочакларга, Янарсың учакларда. Әмма синең яннарыңда Мин булмам ул чакларда. Килерсең яннарыма, Басарсың алларыма. Барыбер түзә алмассың Йөрәгең янганына.
  • 1. Су буенда бөрлегән пешкән, тулган, өлгергән Мә, җаныем, авыз итче Ах, тәмнәре бер дигән. Кушымта: Бөрлегән, бөрлегән Җимешләре төрледән Мәхәббәт ул ни дисәң дә Йөрәктәге сер дигән 2. Төшикче су буена Бөрлегәннәр коела Нигә генә бу сөюләр Тылсым булып тоела Кушымта: Бөрлегән, бөрлегән Җимешләре төрледән Мәхәббәт ул ни дисәң дә Йөрәктәге сер дигән 3.Әйдә икәү җыярбыз, кышка җыеп куярбыз Сөюләргә тугры калып, йөрәкләргә уярбыз
  • Сандугачлар китә инде, Бик моңсу булыр инде. Сайраулары күңелләрдә Яңгырап торыр инде. Сандугачлар озакламый Тагын кайтып җитәрләр, Безне тагын сагышлы да, Бәхетле дә итәрләр. Сандугачлар китә инде, Кала моңнары гына. Моңнарының күңелләрдә Кала торганы гына. Сандугачлар озакламый Тагын кайтып җитәрләр, Безне тагын сагышлы да, Бәхетле дә итәрләр. Сандугачлар китә инде, Әллә иярик микән, Әллә сандугач җырына Без дә өйрәник микән? Сандугачлар озакламый Тагын кайтып җитәрләр, Безне тагын сагышлы да, Бәхетле дә итәрләр.
  • Гомерләрдә әле язмы, көзме? Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!.. Әйткән сүзем әллә хак түгелме? Яшәр көчне бирә ул бары! Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Исбат итәм диеп үз- үземне Яхшылыкка күңел омтыла. Тоя белеп гүзәл мизгелләрне, Йөрәкләрдә яңа җыр туа. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары... Тормыштагы кыен мизгелләрне Җиткермәскә кирәк упкынга... Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне, Кыенлыклар тагын онытыла. Яшьлектәге учакларның Сүндермәек утларын! Онытылмас ул чакларның Кадерле минутлары...