Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Мэхэббэт телэгез»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Атылган йолдызлар артынан атылдык
Теләдек бәхетле булырга
Ихластан вәгъдәләр бирештек бирештек
Гомергә янәшә калырга

Йолдызлар атыла күрденме
Мин барын бу җирдә белденме
Син минем атылмас йолдызым йолдызым
Бизәүчем мәхәббәт күгемне

Өметкә уралып йолдызлар коела
Икәүләп нурларын җыярбыз
Кайнарлык күзләрдә ут ялкын йөзләрдә
Йөрәкләр чапканда тыймагыз

Йолдызлар атыла күрденме
Мин барын бу җирдә белденме
Син минем атылмас йолдызым йолдызым
Бизәүчем мәхәббәт күгемне

Йолдызлар сүңмәгез өметне өзмәгез
Болытлар арага кермәгез
Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән
Гомерлек мәхәббәт теләгез

Йолдызлар атыла күрденме
Мин барын бу җирдә белденме
Син минем атылмас йолдызым йолдызым
Бизәүчем мәхәббәт күгемне

Другие песни исполнителя:

  • Гүзәл дөнья, серле дөнья, Дөнья түгәрәк!"- диләр. Дөньяның бар ямен тоя Парлашып яши кемнәр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Киң күңелгә бар да сыя, Яхшы булгач ниятләр. Парлы тормыш матурлана, Булса күркәм гадәтләр. Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр! Җырлар тыңлап кем моңлана?.. Ярсыз, парсыз күңелләр... Үз илендә ялгызлар да, Юк!.. Бәхетсез түгелләр! Аклансын изге хыяллар, Уртак булсын бәхетләр! Үз ярын тапсын ялгызлар, Парлы үтсен гомерләр!
  • 1. Балаларда балаларда Тормышыбызнын яме Кызларым дип, улларым дип, Яши хэр эти эни Кушымта: Ходаемнын булэге ул Соеп туймас газиз балалар Яратып, яратылып яши Бик бэхетле ата аналар 2. Котеп алган бэхеткэйлэр Ин зур шатлык юаныч Саф союнен жимешлэре Булсыннар гел куаныч Кушымта: Ходаемнын булэге ул Соеп туймас газиз балалар Яратып, яратылып яши Бик бэхетле ата аналар 3. Балаларым балаларым Нэсел дэвамчыларым Улларым да кызларым да Ин зур булышчыларым Кушымта: Ходаемнын булэге ул Соеп туймас газиз балалар Яратып, яратылып яши Бик бэхетле ата аналар
  • Онытырга күмпе теләсәм дә, Йөрәгемнән һаман китмисең. Гомер елгам ага салмак гына, Тик син генә җанга җитмисең. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Төннәр буе укыйм хатларыңны, Искә алып бергә чакларны. Шул чакларны моңлы бер жыр итеп, Йөрәгемдә мәңге саклармын. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә. Тагын язлар килде, кар суыдай Куңелләрем тагын ярсына. Хәбәр салсаң, гөрләвекләр булып Йөгерер идем синең каршыңа. Сүнде сыман кояш күкләремдә, Син җитмисең җанга син генә. Синнән башка, иркәм, синнән башка Йөрәгемне аңлар кем генә.