1. Үз–үземә аптырыймын, истә син иртә-кичен.
Күз алдымда синең караш, телемдә синең исем.
Бәхетле мин яралама, хыялым канатларын
Сиңа кадәр берәүне дә булмаган яратканым.
Припев.
Әллә-ниләр бирер булам битеңнән үбәр өчен,
Нинди бәхет дөньяларда булуы сөйгән кешең.
Көне буе уемда син, төнне төшкә керәсең.
Миңа хәзер синсез яшәү – яшәү түгел, күрәсең.
2. Синең янда телләремдә сандугачлар сайратам,
Йөрәк тибешем кабатлый: яратам дип, яратам.
Сине кояш итеп элдем куңелем түрләренә,
Мин ачкыч табармын әле синең дә йөрәгеңә.
3. Һәр иртәдә уянам мин, тик сине күрер өчен,
Башларымны югалтмаска җитәрме белмим көчем.
Синең өчен яшим җирдә, син үзең дә беләсең,
Белүен беләсең дә бит, тик җанымны теләсең.