Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Энкэй алмалары»
исполнителя Рифат Зарипов.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Әнкәй алмалары.

Сагына шул өзелеп, сагына шул
Уйларында гел без - балалар.
Әнкәебез килде яныбызга
Күчтәнәчкә алып алмалар
Куш.: Әнкәебез килде яныбызга
Өйләребез бүген ямьлерәк.
Өстәлдәге бөтен җимешләрдән
Әнкәй алмалары тәмлерәк
Әй күңелле бергә чәйләр эчү,
Татлы да соң алма исләре!
Әнкәй белән бергә килгән кебек
Авылыбызның якты кичләре.

Алмалары кебек әнкәемнең
Сүзләре дә тәмле, изгеләр
Яшә әнкәй безне сөендереп
Бирсен Ходай озын гомерләр