Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Парлы утсен гомерлэр (минус)»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Гүзәл дөнья, серле дөнья,
Дөнья түгәрәк!"- диләр.
Дөньяның бар ямен тоя
Парлашып яши кемнәр.

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз ярын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Киң күңелгә бар да сыя,
Яхшы булгач ниятләр.
Парлы тормыш матурлана,
Булса күркәм гадәтләр.

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз ярын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Җырлар тыңлап кем моңлана?..
Ярсыз, парсыз күңелләр...
Үз илендә ялгызлар да,
Юк!.. Бәхетсез түгелләр!

Аклансын изге хыяллар,
Уртак булсын бәхетләр!
Үз ярын тапсын ялгызлар,
Парлы үтсен гомерләр!

Другие песни исполнителя:

  • Бүләк булып барсын җырым Синең туган көнеңә, Ак теләкләр кушып бирәм Ак гөлләр бәйләменә. Син миңа һәрвакыт кирәк, Син янда чакта рәхәт. Бу дөньяга туган өчен, Булганың өчен рәхмәт! Тормыш гүзәл, яшәү бәхет, Белсәң генә кадерен. Югалтма бәхет-шатлыкның Сиңа килгән кадерен. Син миңа һәрвакыт кирәк, Син янда чакта рәхәт. Бу дөньяга туган өчен, Булганың өчен рәхмәт! Башлаган һәр яңа эшең Син теләгәнчә барсын, Гомереңнең һәрбер көне Туган көн кебек булсын.
  • 1. Якыннар, дуслар җыелса дөнья түгәрәкләнә. Теләкләрнең иң изгесен бүген Сезгә телисе килә. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 2. Тормыш диңгездәй дулкынлы Ашкынып ага көннәр Дулкыннар берни дә түгел безгә Чыдам булсын җилкәннәр. Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә) 3. Күңел моңга тулган чакта Җырлыйк бер рәхәтләнеп сагышларга юл куймыйча һәрчак яшик әле сөенеп! Кушымта: Сәләмәтлек саулык гел ташып торсын Өйләрегез һәрчак бай һәм мул булсын. Шатлыкта бәхеттә бу ямьле җирдә Татулыкта яшәргә (безгә яшәргә)