Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Котэм сине»
исполнителя Гузель Уразова.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнәң таулар төшәр сыман,
Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр.

Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәҗәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.

Араларда кояш бата мәллә,
Сузылып ята соңгы күләгәләр.
Синнән алып миңа хәтле ара —
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр.

Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәҗәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.

Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч сары яфрак булып.
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул:
Узып бара кәрван-кәрван болыт.

Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип келәҗәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.

Другие песни исполнителя:

  • ан калып торам, Очар кошларны куреп. Офыклар читенэ чыгам Юлларын кузлэрмен дип Ялгыш юллар сайласан Пар канатсыз каласын, кошлар белэн.. Юлларын кургэннэргэ Ярата белгэннэргэ, бэхет колэ... Юлларын сорамыйм Очмыйча торалмый кунел генэ... Турем тулы яра Янган утка таба, оча курмэ... Син ялгыш анлама Эйлэнечтэн юл туры Без генэ жинэ торган Сынаулар белэн тулы Ялгыш юллар сайласан Пар канатсыз каласын, куклэр белэн... Сынаулар уткэннэргэ Сагынып коткэннэргэ, бэхет колэ...
  • Тормыш яме, яшәү тәме Балаларда икән бит. Бәхет-шатлыгыбыз булып, Балам, тизрәк үсеп җит. Кушымта: Җан җылыңны тоеп яшим, Сизәм йөрәк тибешең. Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай биргән җимешем. Куаныч һәм шатлыгыбыз Барыбыз өчен дә син. Үзең шаян, үзең үткер, Зирәк булып үсәсең. Кушымта. Балдан татлы балам диеп Әби-бабай куана. Менә шулай кадерле ул Баладан туган бала. Кушымта. Бәхет-тәүфикъ җитәкләшеп Яныңда гына йөрсен. Сау-сәламәт булып үс син, Ходаем гомер бирсен. Кушымта.