Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Парым син»
исполнителя Марат Яруллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Болытлы көннәрдә
Яңгырлы төннәрдә
Матур яннарымда син булганда
Яратудан сөюләрдән
Мәңге бергә диюләрдән
Җаным ташып ташып торганда

Миңа дигән пары син
Миңа дигән яры син
Бәхетем шатлыгымда
Әлдә син бар янымда (2р)

Яннарыңа киләм
Йөрәгемне бирәм
Иреннәрең сөям дип пышылдый
Хисләремне ачам
Коштай булып очам
Мәхәббәт толсымы ул шундый

Миңа дигән пары син
Миңа дигән яры син
Бәхетем шатлыгымда
Әлдә син бар янымда (2р)

Күзләремнең нуры
Язларымның җыры
Син хыялларымның җилкәне
Башка кирәк түгел
Синең янда күңел
Шуны иркәм иркәм бел я ме

Миңа дигән пары син
Миңа дигән яры син
Бәхетем шатлыгымда
Әлдә син бар янымда (2р)

Другие песни исполнителя:

  • Йөрәгемнең татлы назы белән Сулышыңны өрдең җаныма. Бер таңынны көткән күңел күгем Хисләремнән балкып кабына. Припев. Ике гашыйк бит без,ике гашыйк Кавышулар безгә язганмы? Сөю тулы баскан күңел белән Якынайтыйк сихри язларны. Өзелергә торган ярты җаным Синең артан калмый, беләсең. Өннәремдә әсир итеп Төшләремә килеп керэсең.
  • Тормыш Кем тапкан шулар үстерсен, Иң газиз балаларын. Аера бел бу тормышның, Ак белән караларын. Тормыш дилбегәсен алып Үзеңнең кулларыңа. Артка таба борылмыйча, Чык син үз юлларыңа Түзем хәм сабыр булсаң син, Насыйп ярың табылыр. Озак тормас уңыш бәхет, Үзе сиңа тагылыр. Кем тапкан шулар үстерсен, Иң газиз балаларын. Аера бел бу тормышның, Ак белән караларын
  • Даладан кабындылар, куптэн сунгэн йолдызлар куктэ Табылды сорауларга, бар жаваплар йорэктэ ооу.. Припев: Яныма син кил, кил, кил, кил жаным Минем белэн бул, бул, бул, бул янымда Бэхет алып кил, кил, кил, кил жаным Бердэн берем бул, б*ул, бул, бул янымда О-о-оу...о..о...о... Кузлэрен чиксез дингез, сузлэрен агым су, мон донья Син булсан якты тостэ, буяла минем донья о-о-оу Припев (3 раза)