Җанымнын яртысы
"Мин сиңа"- дидең син, җилләрне җибәреп
Мәхәббәт җылысын тойдым шул җилләрдән.
"Мин синең"- дидең син- үбәрмен эзләрең,
Минем дә җыелды әйтәсе сүзләрем.
Мин сине,син мине күптәннән беләбез,
Син миңа ,мин сиңа сөю,наз үрәбез.
Мин сиңа,син миңа бер адым атлыйсы ,
Син минем,мин синең җанымның яртысы.
Син минем,мин синең җанымның яртысы.
"Мин синсез"-дидең син- өшермен туңармын
Җаныңа, тәнеңә союем урармын .
"Мин сине"я дидең син- үземә каратам ,
Мин инде үзеңне күптәннән яратам .
Мин сине,син мине күптәннән беләбез,
Син миңа ,мин сиңа сөю,наз үрәбез .
Мин сиңа,син миңа бер адым атлыйсы ,
Син минем,мин синең җанымның яртысы .
Син минем,мин синең җанымның яртысы.