Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Санама кэккук»
исполнителя Айрат Сафин.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Санама кәккук шомланып
Әйтерсең лә беләсең
Нәрсәнең аз нәрсәнең куп
Олешемә төшәсең

Санама кәккук санама
Гомеремне узем беләм
Курәселәрне курмичә
Дым булып җиргә сеңмәм

Санама калган гомерне
Гомерем уртасында
Юк инде көенәсәм дә
Юк инде куркасым да

Утелгән юлларга багам
Куңелдә моңсу томан
Шәуләләр азая төшкән
Офыклар төсен җуйган

Другие песни исполнителя:

  • Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул Аерылу сәгатьләре. Ят кошны пар итмәс аккош, Ялгыз канат какса да. Без дә бергә булалмабыз, Сулар үргә акса да. Ялгыз аккош күргән саен Өзелә үзәкләрем. Нигә соң без бергә чакның Белмәдек кадерләрен?! Сөялдем нәзек талларга Белмәдем бөгеләсен. Бегелгэн талларга карап Үзәгем өзеләсен. Талларга карап моңаям Ялгыз минутларымда. Бер ялгызымны яндырма Мәхәббәт утларында Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул Аерылу сәгатьләре.
  • 1 куплет: Урамнарда карлар ява, Мина рәхәт, күңелле! Чөнки яңа ел бәйрәме, Яңа ел көне! Яңа уйлар, яңа уңыш, Терәк булсын Ходабыз. Өмет бердә ташламасын, Юл булсын тигез! припев: Яңа ел, яна утлар! Яңа ел, ява карлар! Сау исән булыйк дуслар, Иң якын дуслар! Яңа ел, яна утлар! Яңа ел, ява карлар! Насыйп итсен туганнар Очрашу күп еллар! 2 куплет: Сәгәт унике тулганда Дус-туганнар җыелган. Дәүләт башлыгы эфирдан Котлый ихластан! Бүген бүләкләрне көтә Һәр бала, һәр гаиләдә. Күңел ачып бәйрәм итик, Яңа ел килә! припев. 3 куплет: Яңа ел - яңа җимеш, Ак теләкләр телибез. Бергә һаман булыйк, Сау сәләмэт яшик! припев.