Татарский переводчик Азербайджанские песни Узбекские песни Русские песни

Песня «Ирлэр»
исполнителя Elvin Grey.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

1. Ир-ат чоры яшькә бәйле түгел
Ак чәч белән бәя бирелми.
Ил язмышы иңнәреңдә икән
Яшь һәм картка ирләр буленми.

Кушымта:
Ир-егетнең яше мөһим түгел,
Егермедән түбән, өстә ни -
Кылган гамәлләре изге икән,
Еллар гына картлык өстәми.

2.Иярләгән атлар һәр ир атның
Күңелендә ята тугач та.
Ышанычлы кеше булып була
Малай чакта, бабай булгач та.

Кушымта: шул ук.

3. Имендей нык, кыя таштай каты
Булсалар да ирләр тормышта,
Бар дөньяны җылытырлык хисне
Йөретә алар җанда тумыштан

Кушымта: шул ук.

Другие песни исполнителя:

  • Ало-ало Син ул, минем атар таңым Ало-ало Татлы -тәмле шикәр-балым Ало-ало Синдә минем ярсу күңлем Ало-ало Иркә-назлы күбәләгем Источник text-pesni.com Ало-ало Бер күрүдән гашыйк булдым Ало-ало Гөлдәй сулдым, гөлдәй сулдым Ало-ало Эх Нинди матур кызыкай! Ало-ало Ай Кояш-ай, ай кояш - ай…ай… Ай яй яй, ай яй яй Нинди матур кызыкай Ало-ало Уттай янам сине күрсәм Ало-ало Аңлар идем, серең белсәм Ало-ало Атап жырлыйм бәхет жырын Ало-ало Бүләк итәм сиңа барын Ало-ало Бер күрүдән гашыйк булдым Ало-ало Гөлдәй сулдым, гөлдәй сулдым Ало-ало Эх Нинди матур кызыкай! Ало-ало Ай Кояш-ай, ай кояш -ай…ай… Ай яй яй, ай яй яй Нинди матур кызыкай