Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни

Песня «Талларым»
исполнителя Ислам Калимуллин.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:

Кырларымда, болын, күлләремдә,
Калмадым шул, нигә калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
Боек тора моңсу талларым.

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Диңгез-таулар аша, чорлар аша,
Йөрәгемне сезгә ялгадым.
Кичерегез мине, еракларга
Ташлап киткән өчен, талларым.

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Үзем беләм, киткән юлларыма
Карый-карый күзем талганын.
Юк, мин болай бүтән яши алмыйм,
Кайтам сезгә, кайтам талларым!

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Другие песни исполнителя:

  • Күпме карасам да, карап туймыйм Идел буе каеннарына. Алар, җитәкләшеп, яланаяк Чыгар төсле Идел ярына. Мин яратам сезне, кардәшләрне, Хөрмәт иткән кебек яратам; Шуңа күрә сезгә багышланган Йөрәк җырларымны яңартам. Каеннарның җилдә тирбәлүе Рәхәт бирә минем күңелгә. Белмим, күпме туры килер икән Туган илем буйлап йөрергә... Баганалы юлдан күз алмыйча, Моңсуланып тора имәннәр. Үсмер имәннәрне иркәләргә Нәзек билле җилләр килгәннәр. Мин кояшка таба, таңга таба, Яз түренә таба юл алам; Гөлләр арасына, үләннәргә, Үзәннәргә кереп югалам... Әгәр, сездән аерып, еракларга Алып китә калса юлларым, Каен шаулавында ишетермен Туган җирнең үлмәс җырларын.
  • һ, Ырымбур-кала, сахра-дала, Күккә тиеп тора манара... Сау булыгыз, дуслар, без китәбез, Бәлки курешэлмабыз тиз ара... Аһ, Ырымбур-кала, сахра-дала, Күккә тиеп тора Гора тау... Сау булыгыз, дуслар, без китәбез, Бәлки курешэлмабыз исэн - сау... Аһ, Ырымбур-кала, сахра-дала, Елкылары чыккан бәйгегә... Сау булыгыз, дуслар, без китәбез, Бәлки курешэлмабыз мәңгегэ...