Татарский переводчик Башкирские песни Казахские песни Русские песни

Песня «Тагын янгыр»
исполнителя Ислам Калимуллин.
Скачать или слушать онлайн

00:00/00:00

Текст песни:


Куплет 1:
Тагын яңгыр күзләремнең төсен юа,
Билгесезлек, жан өшетә, тәнем туңа
Йөрәк түрен теңкәлидер яшен камчы
Юатырга телиме әллә яңгыр тамчы.

Припев:
Тагын яңгыр юа синең эзләреңне
Тагын яңгыр юа яшьле күзләремне
Яңгыр, яңгыр, тукта әле, тынычлан син
Хисләр кайнар, сүндерергә тырышма син

Куплет 2:
Тагын яңгыр, калдым яңгыр уртасында.
Ышана алмыйм, хәзер инде туктасына
Синең миндә һич юылмас жылың калган
Хыялларым сине эзли, эзли һаман

Припев:
Тагын яңгыр юа синең эзләреңне
Тагын яңгыр юа яшьле күзләремне
Яңгыр, яңгыр, тукта әле, тынычлан син
Хисләр кайнар, сүндерергә тырышма син

Куплет 3:
Тагын яңгыр, тагын бүген күкләр дулый.
Бергә чакны күңелемнән сызып булмый.
Жан юатыр төсләр әллә калмаганмы?
Әллә дөнья шул яңгырдан яраганмы?

Припев:
Тагын яңгыр юа синең эзләреңне
Тагын яңгыр юа яшьле күзләремне
Яңгыр, яңгыр, тукта әле, тынычлан син
Хисләр кайнар, сүндерергә тырышма син

Яңгыр, яңгыр, тукта әле, тынычлан син.
Хисләр кайнар, сүндерергә тырышма син.

Другие песни исполнителя:

  • Кырларымда, болын, күлләремдә, Калмадым шул, нигә калмадым?! Кайткан саен, үпкәләгән кебек, Боек тора моңсу талларым. Талларым, талларым, талларым, Сезне тагын бер күрер идем, Талларым, талларым, талларым, Сезгә тагын бер кайтыр идем! Диңгез-таулар аша, чорлар аша, Йөрәгемне сезгә ялгадым. Кичерегез мине, еракларга Ташлап киткән өчен, талларым. Талларым, талларым, талларым, Сезне тагын бер күрер идем, Талларым, талларым, талларым, Сезгә тагын бер кайтыр идем! Үзем беләм, киткән юлларыма Карый-карый күзем талганын. Юк, мин болай бүтән яши алмыйм, Кайтам сезгә, кайтам талларым! Талларым, талларым, талларым, Сезне тагын бер күрер идем, Талларым, талларым, талларым, Сезгә тагын бер кайтыр идем!
  • Әкълимә. 1. Син минем ягыма карамыйсын да Син минем турым да уйламыйсын да Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда. Кушымта: Йөрәгем җылынып китә Елмаеп карасаң уземә Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда.(2 тапкыр) 2. Барыбер кар суы булып китер Яз көне өрәкнең кыларын чиртер Мин көтәм сагынып Кил минем яныма Гүзәлем син минем Әкълимә. Кушымта: Йөрәгем җылынып китә Елмаеп карасаң уземә Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда.(2 тапкыр) 3. Син минем ягыма карамыйсын да Син минем турыда уйламыйсын да Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда. Кушымта: Йөрәгем җылынып китә Елмаеп карасаң уземә Карама, уйлама, эндәшмә Әкълимә Син генә минем уемда.(4 тапкыр) Әгәр дә карасаң, Уйласаң Әкълимә Бәреп үтерә мине Миләүшә.