Текст песни:
Ишетмисең…
(Р.Уметбаев муз., Г.Шакирова сүз.)
1.Нигә инде сүзләремә
Ышанырга теләмисең?
Сөйләшик әле, иркәм, бер,
Әллә мине белмисең.
Мин бит сиңа әйтәм гел,
Инде тәү күргән көннән:
Беркемне дә синедәй
Яратмам, диеп бүтән.
Кушымта:
Ишетмисең, ишетмисең,
Син бит мине ишетмисең.
Минем әйткән сүзләремдә
Дөреслекне дә күрмисең.
2. Үзсүзләнмә, киреләнмә –
Матур түгел бердә шулай.
Синең усал сүзеңнән
Йөрәктә давыл уйный.
Акыллым бул, матурым,
Елмай әле, иркәлә.
Ишет минем сүземне,
Бәхет булсын гаиләдә.
3. Ишетмәгән сүзләрне
Кабатлармын тагы да.
Тормыш булгач була икән
Карасы да агы да.
Гаиләбезнең кояшы син.
Жылы булгач эй рәхәт.
Ачы жилне кертмә янга,
Назларың өчен рәхмәт
Другие песни исполнителя: