1)Сибәли яңгыр, иркәли яңгыр,
Тамчылар тып-тып бии,
Туктамый ява, җир битен юа,
Ә җилләр нидер көйли,
Тирә як сафлык, тирә як пакълык.
пр:Яңгырлар яусын, Юлларым уңсын,
Янган йөрәк бер-аз басылсын,
Юылсын бар да, юылсын зар да,
Яңгырларда бәхет табылсын!
2)Мин юлда барам, рулемне борам,
Яңгырның җырын тыңлап..
Күзләрем юлда, күңелем моңда,
Кыллардай ала чыңлап,
Аралар ерак, барамын урап.
__________________________________
Гөлнара Рәшитова сүзләре, Руслан Нигматов көе.